Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Тәкмәк китапханәсе Бөтенроссия акциясенә кушылды

Иске Тәкмәк авылы китапханәсе «Бүген Гайдарны укыйбыз» VII Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Акция кысаларында китапханәдә балалар өчен язучының китаплары буенча әдәби сәяхәт узды. Китапханәче Валентина Киселева балаларны Аркадий Гайдарның биографиясе, героик тормышы белән таныштырды. Китап укучылар язучының китапларын искә төшерделәр, аның геройлары белән бергә тормыш юлын үттеләр. «Чук и Гек», «Тимур и его команда», «Сказка о Военной тайне», «Школа», РВС" китапларыннан өзекләр укыдылар. 

«Күренекле балалар язучысы Аркадий Гайдар үзенең кыска гомерендә балалар әдәбиятының энҗеләренә әйләнгән онытылмас китаплар язган. Язучы китаплары аша укучыларны кешеләргә карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга өйрәтә», — ди китапханәче Валентина Киселева.

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев