Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Исерек килеш рульгә утырган Татарстанда яшәүченең автомобилен тартып алганнар

Түбән Кама суды Мамадыш районы Соколка авылында яшәүче 35 яшьлек ир-атның Mercedes-Benz автомобилен тартып алган.

Ир-атны исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен тоткарлаганнар.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, машина йөртүче элек тә исерек хәлдә руль артына утырган өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Ир-ат үз гаебен таныган. Чит ил машинасын конфискацияләүдән тыш, аңа 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән һәм ике елга йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Чыганак: Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев