Исерек килеш руль артына кабат утыручыга хөкем карары чыгарылган
Зәй шәһәр суды исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүчегә карата гаепләү карары чыгарды.
Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепле дип табылган (транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән өчен административ җәзага тартылган килеш кабат алкоголь кулланып руль артына утырган).
Суд тарафыннан билгеләнгәнчә, 2025 елның 12 декабрендә гаепләнүче, элегрәк исерек хәлдә машина йөрткән өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә (2024 елның 19 мартындагы карары) яңадан алкоголь кулланып руль артына утырган. Яр Чаллы – Зәй-Әлмәт автомобиль юлында ул идарә итүдә контрольне югалтып кюветка төшкән, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлангач медицина тикшерүе узудан баш тарткан.
Гаебен тануны, кылган эшенә үкенүне һәм башка хәлләрне исәпкә алып, суд аңа карата 200 сәгать мәҗбүри эш һәм 2 елга транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле булган эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге өстәмә җәза билгеләде.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев