Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ишегалды ял, уен мәйданчыклары — балаларның яраткан урыны

Җәйге чорда балалар ялын оештыру мөһим юнәлешләрнең берсе.

Районда шәһәр яны лагерьлары да, мәктәпләрдә оештырылган ял һәм хезмәт лагерьлары да эшли. Ә инде шәһәрдә калган балалар өчен көндезге вакытта гамәлдә булган «Минем ишегалды лагере» проекты бик актуаль. Район яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан гамәлгә ашырылучы бу проект хәзер республика күләмендә кулланыла. Быел әлеге лагерьның эшчәнлеге белән кызыксынып, без бер күпкатлы йорт ишегалдында оештырылган шундый ял урынында, балаларның, яшүсмерләрнең вакытлары ничек узуын күреп кайттык.

Лагерьларның берсе Тавлин урамындагы 32 йорт ишегалдында урнашкан. Әйдаманы — Ирина Романова. Яшүсмер үзе дә мәктәпне быел гына тәмамлаган. Балаларны яратуы аны әйдаман булып эшләп карарга этәрә. Өстәвенә аңа хезмәте өчен акча да түлиләр. Уен мәйданчыгына бер-бер артлы балалар да җыела башлады. Аларның һәрберсе диярлек әйдаман апаларын кочаклап алдылар. Әлеге лагерьга 10лап кыз һәм малай йөри икән. Алар 6-13 яшьлекләр. Ирина аларны шунда ук план белән таныштыра. Башта балалар разминка ясап, бераз туп белән уйнап алалар. Аннары театр турында сөйләшәләр һәм танылган мультфильм персонажлары булып уйныйлар. Һәр көн аерым бер темага багышлана. Моннан тыш балаларны мәдәният сарае, китапханә, фонтан, паркларга йөртәләр. Иң яраткан көннәре — пәнҗешәмбе, чөнки анда шәһәрдәге бөтен өй яны лагерьлары балалары бергә очрашалар.

Мәликә Сәйфетдинова Зәйгә әби-бабасы янына Казаннан кайткан. Зур калада яшәгән кыз, кечкенә шәһәрнең ишегалды лагеренә бөтен күңелен биреп йөри. Анда ул яңа дуслар тапкан. Лагерь сәгатен көтеп алам, дип уртаклашты ул. Вероника Коптева шулай ук әбисенә кунакка кайткан. Яшүсмер Мәскәүдә үк яши. Ишегалды лагеренә ул өч ел рәттән йөри икән.
"Мәскәүдә бернинди лагерьда да булганым юк. Җәйге ялларга кайткач шушында гына йөрим. Аеруча әйдаманнар ошый«,- дип уртаклашты кызчык.

«Минем ишегалды лагере» проекты Зәйдә 2006 нчы елдан бирле эшли. Аның кураторы Аделия Борһанова белдерүенчә, һәрбер баланың да сәламәтләндерү лагерьларына йөрү мөмкинлеге юк. Әлеге проект менә дигән алмаш булып тора. Көненә 2 сәгать булса да ата-аналар балаларын ышанычлы әйдаманнар кулына тапшыра алалар. Бүген мондый лагерьлар шәһәрнең 15 ноктасында эшли. Аларда 300 бала ял итә. Моның өчен бары тик әйдаманнар янына килеп язылу һәм ата-аналарның гаризасы булуы кирәк. Аларның эш сәгатьләре көндезге 3тән 5кә кадәр. Җәй буенча барлыгы 3 смена каралган. Ел саен аларда меңгә якын бала күңел ача. Әйтергә кирәк, «Минем ишегалды лагере» проекты шулай ук әйдаманнарны әзерләүче мәйданчык булып тора. Тәрбияче, укытучы булырга теләгән яшүсмерләр дә биредә беренче тәҗрибәләрен туплый алалар. Уку йортларына кергәч тә алар үзләрен актив яктан күрсәтәләр икән. Бу атнаны ишегалды лагерьларында беренче смена ябылу тантаналары узды. Июль башыннан яңа сменага старт биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев