Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Исән-имин кайтыгыз!»

«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалыннан өлешчә мобилизация кысаларында да, контракт буенча да ил иминлеге сагында торучы егетләр бар.

Зәй юлчылар коллективы предприятиедән мобилизация, контракт буенча алынган егетләр, аларның гаиләләре белән элемтәдә торып, ярдәм итеп килә. Предприятие тарафыннан контракт буенча китүчеләргә барлыгы — 1 миллион 800 мең, мобилизация кысаларында китүчеләргә 200 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелгән. Алар барысы да беренчел мөһим әйберләр салынган рюкзак, кнопкалы телефон, фонарь, поход савытлары, перчатка, термокием һәм башкалар белән тәэмин ителде. Беренче өч айда эш урыннарыннан уртача хезмәт хакы түләнеп барды, аларның эш урыннары саклана. Зәй автомобиль юллары идарәсеннән Михаил Музыченко мобилизация буенча алынып, яу кырында батырларча һәлак булды. Предприятиедән аның әнисенә бер миллион сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган матди ярдәм күрсәтелгән.

— Ялга кайткан егетләребезгә «Татнефтедор» тарафыннан тепловизорлар, медикаментлар, алар частьләре командование-се соравы буенча башка кирәкле әйберләр алынып тапшырылды, — ди Зәй филиалы җитәкчесе Фидаил Хәернасов.

Фидаил Рурикович үзе дә биш мәртәбә махсус хәрби операция зонасында булып кайтты. Аның улы — хәрби, ул махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән илебез азатлыгы өчен көрәштә. Шулай ук җитәкче башка хәрбиләргә дә зур ярдәм күрсәтә. Ул бер иптәше белән хәрбиләр өчен «Лада-Гранта» машинасы сатып алып, Донецк юнәлешендә үзе барып, автомобильне егетләргә тапшырып кайтты.

— Тылдагыларның терәк булуы хәрбиләребез өчен мөһим. Егетләр махсус операция зонасында безнең азатлыкны һәм бәйсезлекне саклыйлар. Без барыбыз да аларның куелган бурычны үтәп, җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез, — ди Фидаил Хәернасов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев