Татарстан Дәүләт автоинспекциясе якын көннәрдә хәрәкәттә чикләүләр булырга мөмкин, дип кисәтте.
Сишәмбе көнне, 27 гыйнварда, республика территориясендә буран, күз күреме 1-2 км га кадәр начараю, 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә. Моннан тыш, юлларда көчле бозлавык булуы ихтимал. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында хәбәр ителә.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртүчеләрне торак пунктлардан читкә чыкмаска чакырдылар, шулай ук машина белән йөрүдән баш тартырга киңәш итәләр.
Көчле җил булганда, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәрәзәләрне һәм ишекләрне ныклап ябып, өйдә калырга куша. Әгәр сез урамда булсагыз, көчле җил агымы вакытында сезгә зыян китерергә мөмкин булган объектлардан ераграк йөрегез. Машинагызны зур агачлар янына куймагыз.
Нет комментариев