Зәй районы авыл җирлекләре башлыклары агымдагы елдагы соңгы киңәшмәне Кадердә үткәрде
Бүген Зәй районы Кадер авылында җирлек башлыкларының чираттагы семинары үтте. Әлеге фикерләшү бу форматта аралашуның агымдагы елда соңгысы булды.
Семинарда катнашучы авыл җирлекләре башлыклары, җаваплы затлар эшне иң башта “Федотово” спорт эшлекле комплексыннан башладылар. Биредә беренчедән тау чаңгысы спорты белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр булса, икенчедән ат спорты белән кызыксынучыларга да мәгълүматлар бирелде. Авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова белдерүенчә әлеге комплекс кадерлеләргә ышанычлы эш урыны булу белән кадерле.
“Монда авыл халкының 27 кешесе өчен эш урыннары бар. Бүгенге көндә эшле булу иң мөһим социаль аспектларның берсе”, - диде ул.
Ә ат абзарларында семинарда катнашучылар сөлектәй чабышкылар белән бергә мәхәббәт пони һәм ишәкләрне дә күрделәр.
Кадер авылында семинар районның әлеге территориясендә урнашкан биш авыл җирлегенә ветеринар хезмәт күрсәтү пункты булган бинада дәвам итте. 2016 елдан ветеринар хезмәтен башкаручы ханым пунктта ясалма орлыкландыру, микроскоп аша карап анализлар ясау һәм башка хезмәтләр күрсәтү өчен заманча шартлар тудырылудан бик канәгать.
- Барлыгы якын-тирәдәге 23 авылдагы шәхси хуҗалыкларда асраручы терлекләрне карап торам, тагын 3 терлекчелек комплексы, 6 кошчылык комплексы, 3 фермерның терлекләре минем карамакта. Ә баш санына килгәндә 1100 мөгезле эре терлек, 501 вак терлек, 150 ат сәламәтлеге даими контрольдә. Үз вакытында тиешле прививкаларны алып бару сәбәпле төрле йогышлы авыруларга юл куелмый, - ди ул.
Мөгезле эре терлекләрнең 17 башы Эльвира һәм Сергей Цыгановларның гаилә фермасында асрала. Семинарда катнашучыларга терлекчелек белән шөгыльләнүе турында гаилә башлыгы Сергей Иванович мәгълүмат бирде.
- “Гаилә фермасы” республика программасы гамәлгә кергәч без тормыш иптәшем белән бу юнәлештә шөгыльләнеп карарга ният иттек. Программа буенча бирелгән 400 мең сум субсидиягә үзебезнең өй белән янәшә ферма салып куйдык. Иң башта 3 баш сыер малы белән башлап җибәргән идек. Бүген инде мөгезле эре терлекләребез саны 17гә җитте. 5 башы савым сыер, калганнары тана, үгез бозаулар. Әле төп эш урыным Чаллыда, эштән кайткач та малларны карарга өлгерәбез. Сөт, ит сатып гаилә финансын бөтәйтәбез, - ди ул.
Район башлыгы Разиф Кәримов кадерлеләрнең эшчән, нинди дә булса шөгыль белән мәшгуль булып яшәүләрен ассызыклады.
- Тырыш, уңган кеше беркайда да югалмый. Кадер җирлегендә бу яктан кул эшләренә, нинди дә булса шөгыльләргә маһир кешеләр яши. Шуңа да биредә йортлар төзек, хуҗалыклар бөтен, әллә кайдан балкып торалар. Җирлектә социаль объектлар да яңартыла, әле быел гына сафка баскан башкарма комитет бинасы, ФАП, капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты моның ачык мисалы, - диде. Кадерлеләргә алдагы көннәрдә актив эшчәнлек белән яшәүләрен югалтмауларын теләде.
Күчмә семинар эше авыл мәктәбендә дә бик җанлы үтте. Биредә укучылар спорт белән яратып шөгыльләнүләрен, хәрби хезмәткә әзерлектә актив булуларын, патриотик җырлар башкаруда осталыкларын күрсәттеләр. Моннан тыш Кадер мәктәбе инде икенче ел рәттән агросыйныф эшчәнлеген алып баруы белән дә билгеле. Алар теоретик белемнәрне бу юнәлештә Казан авыл хуҗалыгы университеты педагогларыннан онлайн форматта алса, гамәли дәресләрне үз мәктәп бакчасында алып баралар. Үзләренең сынау участокларында бәрәңге, борчакны төрле ысуллар белән үстерүләрен дә күрсәтте алар. Әлеге мәктәп республикакүләм фән олимпиадаларында уңышларга ирешүче һәм БДИны яхшы бирүче укучылары белән дә үрнәк. Укучылар үзләренең күренекле якташлары белән горурлануларын да әйтәләр, бу уңайдан махсус стендлар булдырылган. Математик, профессор Фәнил Таймасовка багышланган почмак белән алар аеруча горурланалар, үз укытучыларының лаеклы алмашчылары булырга йөз тоталар.
Разиф Галиевич, спорт залында баскетбол уены буенча мастер класс күрсәткән Артур белән аерым аралашып, аңа бу юнәлештә уңышлар теләде.
Соңыннан семинар эше пленар утырыш белән авыл мәдәният йортында дәвам итте. Биредә районның икътисади-социаль үсеше, Кадер авылында башкарылган эшләр һәм алдагы елга билгеләнүче планнар хакында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев