Җирле шагыйрә белән туры эфир уздырылачак
Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараеның “Адымнар” татар мәдәнияте клубы танылган шәхесләр, җирле шагыйрьләр белән туры эфирлар үткәрүне матур традициягә кертте.
Бу туры эфирлар Вконтакте челтәрендә “Зәй офыклары” төркемендә дә алып барыла.
Иҗади очрашуларның дәвамы рәвешендә 15 сентябрьдә кичке сәгать 5тә җирле шагыйрә Рәмзия Ильина белән туры эфир үткәреләчәк. Туры эфирны Вконтакте челтәрендә “Энергетик” Мәдәният сарае, шулай ук “Зәй офыклары” төркемендә карарга була. Сорауларыгыз, теләкләрегез булса, әзерләп куегыз. Аларны туры эфир барышында бирергә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев