Иптәшләрчә матч
Әти турындагы хатирәләрне яңартканда ул сөйләгән бер кызыклы истәлек еш хәтергә килеп төшә.
Ул Бөек Ватан сугышыннан соң 1950-1955 елларда Германиядә хәрби хезмәт үткән. Аларның авиация полкы Дрезденда урнашкан. Безнең солдатлар сугыштан соң булдырылган ГДР армиясе немец хәрбиләрен совет техникасы белән идарә итәргә өйрәткәннәр. Әлбәттә инде, безнекеләр дә, немецлар да бер казармада яшәгәннәр, совет солдатлары да ГДР армиясе формасын кигәннәр. Бергә яшәү чорында менталитет, мәдәният, тел төрлелеге нәтиҗәсендә еш кына кызыклы хәлләр килеп чыга торган булган. Шулар арасыннан берсе аеруча солдатлар хәтеренә уелып калган.
Бергә хәрби хезмәт чоры башлануга, немец солдатлары футбол буенча иптәшләрчә матч оештырырга тәкъдим иткәннәр. Безнекеләр ризалашканнар, әмма берәү дә рәтләп футбол уйный белмәгән, ә авылдан булган егетләр исә чын футбол тубын шушында гына күргәннәр. Әлбәттә инде, 20:0 исәбе белән җиңелгәннәр, немец солдатлары көлгәннәр.
Полк командиры һәм политрук бу турыда белеп ярсыганнар. Һәм озак та үтми җавап матчын үткәрү турында белдергәннәр. Бу турыда тиз арада Мәскәүгә хәбәр ителгән һәм шул ук төнне Германиягә бер самолет профессиональ футболчылар җибәрелгән. Иртән футболчылар солдатлар киемнәре киеп алып, азрак уйный белгән безнең хәрбиләрне дә сайлап алып тренировка үткәргәннәр.
Төштән соң матч-реванш башланган. Совет солдатлары уен башыннан ук каршы як капкага бер-бер артлы голлар кертә башлаганнар. Немецлар аптыраган, әле кичә генә руслар бер туп та кертә алмаган иде, ә бүген аларның уен осталыгына күз иярми, берничек тә каршылыкны җиңеп булмый. Шул рәвешле, немец командасы җиңелә.
Ә профессиналь футболчылар шул ук төнне кабат Мәскәүгә оча. Безнең солдатлар исә немецларның сораштыруларына “мыек астыннан” хәйләкәр елмаеп кына карыйлар.
Совет солдаты – җиңүче, үз гомерендә икенче кабат футбол уйнаса да, алар җиңелмиләр. ГДР хәрбиләре моны күңелләренә салып куйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев