Йөрәктән йөрәккә күпер салучы
«Күңел» радиосы Зәйдә. 88.0FM ешлыгында тыңлагыз.
Әлеге радио Татарстанда күпләргә яхшы таныш. 27 ел элек радиодулкыннарда беренче тапкыр эфирга чыккан «Күңел» радиосы әле дә тамашачы арасында популярлыгын югалтмый, киресенчә яңадан-яңа үрләр яулавын дәвам итә.
«Күңел» - мәгълүмати-күңел ачу радиостанциясе. Контентының нигезен иртәнге күңел ачу программалары, туры эфирда студия кунаклары белән интервью, хит-парадлар, яңалыклар чыгарылышы тәшкил итә. Ротациядә бары тик иң матур, популяр татар жырлары яңгырый.
Зәй 88.0FM ешлыгында яңгыраучы «Күңел» радиосына сез дә кушылыгыз. Якыннарыгызны шатландырырга теләсәгез «Чын күңелдән» дип исемләнгән музыкаль котлаулардан торучы программа сезгә ярдәмгә киләчәк. Белешмәләр өчен телефон 8(85558) 7-30-96.
«Күңел» радиосы – йөрәктән йөрәккә күпер салучы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев