Йомры йомшак, тере йомгак
Йорт хайваннары — безнең күңелебезне матурлаучы җан ияләре. Аларны яратучы һәркемнең мәрхәмәтле гамәлләргә хирыс булуы сер түгел.
Арып-талып, йә дөньяның астын-өскә әйләндереп ташлардай булып эштән кайтуыңа аяк астында әнә шул мәчең буталып йөрсәме?.. «Ичмасам, син уралмасаңчы», — дип тибеп җибәргән чаклар азмени?! Ә ул бер гөнаһсыз һәм гаҗәеп акыллы җанның безнең шартлап өзелер дәрәҗәгә җиткән нерв җепселләрен терелтү-тынычландыру, арган-талганнарны оныттыру, өйләребездә уңай энергетика булдыру өчен аяк астында сырпалануын аңлап кына бетермибез. Шуның өстенә кешенең авырткан җиренә ятып, үзенең биоэнергетикасы белән дәвалый, дигән сүзләр дә яши халыкта. Гипертония, стенокардия, инфаркт кичергән кешеләргә дә мәченең җиңеллек китерүе —исбатланган факт.
Мәрхүмә әбиемнең кан басымы югары күтәрелә иде. Ул беркайчан уколлар кадатып, дарулар эчеп йөрмәде. Яраткан мәчесен баш очына куеп йоклый иде дә иртән торуга кан басымы әйбәтләнә иде.
Әле тагын мәче каргышы, дигәнне дә ишеткәнем бар. Үзен рәнҗеткән кешене тешләсә, хәтта шул җәрәхәт тә тиз генә төзәлми, ә каргаса, тагын да начар булырга мөмкин икән.
Әбием сөйләгән бер аяныч хәл искә төште. Күршеләрендә яшәүче Шәех бабай бушка ашап ята, тычкан да тотмый, дип, мәчесен капчыкка салып, урманга илтеп ташлады. Бер атнадан соң урманга барганда, аты дулап китеп, бабай арбадан егылып кала. Берничә көн урын өстендә ятканнан соң, Шәех бабай җан бирә. «Мәченең генә каргышы төште картка», — дип елады карчыгы Әминә әби. Бәлки, чыннан да, шулай булгандыр...
Авылда яшәүче Рәзилә апаның да Мырауҗан исемле песие бар. Карап кына тормалы: матур, йомшак, сөйкемле! Сыйпыйсы, сөясе, уйнатасы гына килә. Ләкин Рузилә апаның аны сыйпап утырырга вакыты да, теләге дә юк. Ә Мырауҗанның иркәләнәсе, йомшак йомгак кебек тәгәрәп-тәгәрәп уйныйсы килә. Быел җәй көне авылга кунакка кайткач, алдыма менеп тә утырды. Мин аны яраттым, сыйпап сөйдем. Шуннан башлап ул миннән аерылмады, аягыма сыпыргаланып гел янымда йөрде. Бакчада эшләсәм, көннәр бу мине күзәтеп утыра иде. Ә мин кайтып китәргә җыенгач, йөгереп тә чыкты, юлга машина алдына сузылып та ятты. Әнә шундый акыллы, барысын да аңлый, яхшы күңелле кешедән усал кешене аера беләләр бит алар, гөнаһсыз җан ияләре.
Мирный бистәсендә яшәүче танышларымның балалары Казаннан Рыжик исемле мәчеләрен алып кайтып куйдылар. Рыжик — җирән төстә, акыллы, хәйләкәр, хәрәкәтчән, бер минут та арттан калмый торган мәче. Хуҗалар, йә теләсә кая йомышын йомышлар, обойны ертып бетерер дип, өйгә кертергә теләмәделәр аны. Ә мәченең бик тә өйгә керәсе килә. Без өйгә кереп чәй эчәргә утыргач, өстәл каршындагы тәрәзә форточкасы ачык булса, шунда сикереп менә дә утыра, үзе мыр-мыр килә. «Ник мине калдырып кереп киттегез», — диеп әйтәдер инде. Беркөнне юкка чыкты бит бу. Эзлибез, таба алмыйбыз. Баксаң, верандага кереп, караватта юрган астына кереп яткан икән.
Без кечкенә чагында безнең дә аклы-каралы Йомшаккай исемле мәчебез бар иде. Аны әтием урамнан табып алып кайткан иде. Шуңадырмы ул аны бик яратты. Әгәр ятып торса, бер дә аның яныннан китми иде. Шунысы гаҗәп, ул әтиемнең кай җире авыртканын бик тиз сизеп ала, шул урынга килеп ята. Әтием: «Җылыткыч куйган шикелле була», — дия иде. Әгәр йөзтүбән ятса, песиебез аның аркасына менеп, аяклары белән баскалап, массаж ясый иде. Без мәктәптән кайтып керүгә, ишек төбенә килеп каршы ала, мыр-мыр килеп нәрсәдер сөйли. Үлеп киткәч, без аны бик сагындык, юксындык.
Күптән түгел без дус кызларым белән аларның авылларына бардык. Күршеләрендә яшәүче 84 яшьлек Кифая әбинең песие шаккаттырды безне.
— Песиең ничә яшьтә? — дип сорыйм.
— Аныкын түгел, үземнекен дә белмим инде, минем белән бер яшьтәдер. Бервакыт җәяүләп күрше авылга киттем. Песием ишегалдында мине озатып карап калды. Ярты юлга җиткәч борылып карасам, артымнан чаба-чаба килә. Әнә шулай, кая барсам да минем белән ияреп йөри инде, миңа иптәш ул, —ди Кифая әби.
Ничек яратмыйсың инде шундый мәрхәмәтле җан ияләрен. Тик кайбер кешеләр гаҗәеп акыллы дусларын ташлыйлар. Хуҗасыз калган песиләр урамда ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр булалар. Урамда шундый мәчеләр күргәч, күңелемә авыр була. Йомры йомшак, тере йомгакларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булсак иде.
Гөлшат Әгъзамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев