Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Йомгаклыйбыз сине, Куян елы! (фоторепортаж)

Традиция буенча районда елга йомгак ясау күркәм чара буларак билгеләнеп үтте.

Башкарылган эшләрне барлау, алдагы елга планнарны тәгаенлау, иң-иңнәрне бүләкләү “Энергетик” Мәдәният сараенда узды.
Соңгы берничә ел дәвамында Зәйдә район үсешенә зур өлеш кертүче мөхтәрәм затларны хөрмәтләп, аларга «Мактаулы граждан» исемнәрен елны йомгаклау тантанасында тапшыру традициягә әйләнде.
Озак еллар намуслы, тырыш хезмәте, районның социаль-икътисади үсешенә керткән саллы өлеше өчен район Советы утырышы карары нигезендә Түбән Лоҗы авылында яшәүче, ТАССРның атказанган агрономы, “Почет билгесе” ордены кавалеры Раиф Гомәр улы Вәлиевка “Зәй муниципаль районының мактаулы гражданины” исеме бирелде.
«Раиф абый – уникаль кеше, ул җаны-тәне белән җир эшенә береккән. Быел агрономлык хезмәтендә 62нче сезонын үткәрде. Һава торышы шартларының иң кискен өлеше нәкъ менә аксакал агроном кырларына туры килүгә карамастан, ул быел да бөртеклеләрнең гектарыннан 35 центнер уңыш алуга иреште», – ди аның турында район башлыгы Разиф Кәримов.
Тагын бер төркем зәйлегә дәүләт һәм ведомствоара бүләкләр тапшырылды. РФ Дәүләт Думасы Федераль Җыены депутаты Айдар Метшинның Рәхмәт хатлары белән Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков, сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Костюченко бүләкләнделәр. Район Советының гомуми бүлек белгече Ирина Борисова ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә лаек булды. ТР Дәүләт Советы Рәхмәт хаты Якты Күл авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мохтәровка бирелде. “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Рәхмәт хатларына район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, район Советы депутаты, “Теплосервис” ҖЧШ директоры Рәйхәт Гарипов ия булдылар.
“Ел җитәкчесе” мактаулы исеменә хезмәткәрләргә югары хезмәт хакы динамикасын тоткан, сыйфатлы эш, хәрбиләргә гуманитар ярдәм оештыру, патриотик гражданлык позициясе өчен Зәй автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Фидаил Хәернасов, электр белән тәэмин итүдә өзеклекләрсез эш, политехник колледж студентларына актив профориентация эше алып барган өчен район электр челтәре оешмасы башлыгы Олег Лукин, салымнардан тыш керемнәрне булдыру, күчемсез милек объектлары хуҗаларын ачыклау эшен йөз процент күләмендә башкарган өчен җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүдә керткән өлеше өчен “Техно” заводы директоры Андрей Мамонтов лаек булды. Шулай ук «Ел җитәкчесе» исеменә «ТатЭК» оешмасы директоры Ирек Хәйруллин да ия.
Уңайлы тирәлек федераль һәм республика грант программаларын тормышка ашыруда зур хезмәт куючыларга, махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм, районда төрле хәйриячелек эшчәнлегендә актив булучыларга тантаналы төстә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шулай ук Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан 11 педагог РФ Мәгариф министрлыгы бүләкләрен алды, 4 педагог-тәрбиячегә ТР Мәгариф министрлыгының “Мактаулы остаз” күкрәк билгесе тапшырылды.
Чарада үз территорияләрен күркәм бизәгән оешма-предприятиеләр, учреждениеләр дә макталды: “Кышкы әкият” район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев