“Йолдызлык”та һәр отряд бер гаилә (фоторепортаж)
Зәй муниципаль районының каен урманы эчендәге “Йолдызлык” лагеры кабат яшь дусларын үзенә кабул итте. Быел да җәйге ял үзәге 4 сменада эшләячәк.
Ә беренче сменага төрле яшьтәге 103 бала килгән. Биредә алар дүрт отрядка бүленеп мавыктыргыч шөгыльләргә, күңелле чараларга чумды.
“Йолдызлык”ның беренче сменасын ачу тантанасына район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев, район Советы депутаты Эдуард Галеев, җитәкчеләр килде.
“Быел безнең шәһр һәм мәктәп яны, ишегалды лагерьларында җәй дәвамында биш меңләп бала ял итәчәк. Һәр лагерь инде июнь ае башыннан балаларны кабул итте. Һәр ял урынында тиешле таләпләр үтәлгән. Менә “Йолдызлык” лагерын без мәсәлән, һәр ел саен яңартып, заманчалаштырып торабыз. Иң мөһиме сезнең җәйге чор күңелле, файдалы, сәламәтлекләрегезне ныгытуга юнәлдерелгән булсын”, - диде Разиф Кәримов балаларга мөрәҗәгать итеп.
Лагерьны тантаналы ачу барышында җәйге яңгыр сибәләргә кереште, мондый вакытта чараларны үткәрү өчен махсус эшләнгән клуб ярдәмгә килде. Шул рәвешле матур чара бина эчендә дәвам итте.
Ә “Йолдызлык”ның беренче сменасын “Гаилә кыйммәтләре шәһәре” дип атаганнар. Бу илебездә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстандагы фәнни – технологик үсеш, районыбыздагы Батырлык һәм бердәмлек елын колачлап, әлеге темаларга йөз тотып ял программасын оештыруны күздә тота, дип белдерде лагерь башлыгы Наталья Алчина.
Һәр дүрт отряд аерым бер гаиләне тәшкил итә, алардагы икешәр әйдаман гаилә иминлеген саклаучылар. Гомумән, “Йолдызлык” та 12 әйдаман үзенчәлекле программа өстендә эшлиләр.
- Безнең һәр гаилә-отрядның үз уңышлы гамәлләреннән шәҗәрә агачы төзергә тиеш, смена азагында шуның нигезендә иң-иң отрядны билгелибез. Һәр көнне ничек уздыруның инде махсус программасы эшләнгән. Ул файдалы шөгыльләрне дә, патриотик тәрбияне дә, кагыйдәләрне үтәүне искәртүне дә, физик күнегүләрне дә, күңел ачу чараларын һ.б. үз эченә ала, - ди өлкән әйдаман Илсөяр Солтанова.
Ә балалар “Йолдызлык”ка килү көннәрен зарыгып көткәннәр. Араларыннан Азалия Фәйрушина белән Зарина Латыйпова инде өченче ел рәттән әлеге лагерьда ял итәләр икән.
“Безгә монда кызыклы күңел ачу чаралары ошый, табигать кочагында көн үткәрү бик рәхәт”, - диләр кызлар.
Алексей Тарасов икенче елын лагерьда ял итүе белән уртаклашты.
- Монда тәмле ризыклар әзерлиләр, төрле уеннарда рәхәтләнеп катнашам. Әле рөхсәт итсәләр берничә смена ял итәр идем, - дип елмая Алексей.
Әйдаманнарны “Йолдызлык” ка махсус курслар үткәреп сайлап алганнар. Богдан Мойкин Түбән Кама педагогия урта һөнәри уку йортында белем ала. Аның җәйге чорда практика вакыты икән. Богдан исә ул чорны лагерьда эшләп уздырырга карар кылган.
“Бу миңа алга таба балалар белән эшләү өчен сынау мәйданчыгы да, бер үк вакытта үзем дә табигать кочагында хезмәт белән җәйге ялны берләштерәм”, - ди Богдан.
“Йолдызлык”та беренче сменаны ачу күмәк җыр башкару белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев