«Йолдызлык» лагеры өченче сменага егетләр-кызларны кабул итте (фоторепортаж)
Ачылыш чарасы шимбә көнне узды.
Ачылыш чарасында балаларны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина, яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шәрәфиева, «Дулкын» бассейны директоры Рамил Фаршатов сәламләп, егетләр-кызларга файдалы һәм нәтиҗәле яллар теләделәр. Матур традиция буенча һәр яңа смена ачылышы алдыннан лагерь флагы күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев