Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Йолдыз Красовская — соклангыч ана

Быел Зәйдә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты — хатын-кыз күзлегеннән» республика бәйгесенең төбәк туры узды.

Бәйгедә «Хатын-кыз — ана» номинациясендә катнашкан районыбызның Сармашбаш авылыннан Йолдыз Красовская үзенең ишле гаиләсе белән генә түгел, барлык гаилә әгъзаларының милли татар киемнәреннән чыгулары белән дә сокландырды. Балалар барысы да күркәм ана телебездә әниләренә тирән рәхмәт хисләрен белдерделәр.

Йолдыз Красовская — чын мәгънәсендә герой әни. Үзенең дүрт баласы өстенә, тормыш иптәше белән бергәләп балалар йортыннан ике малайны тәрбиягә алып, аларга гаилә җылысын бирделәр. Уңган-булган хатын-кыз Йолдыз. Кул эшләренә дисеңме, аш-су әзерләргә, бакча үстерергә дисеңме — барысына да өлгерә. 2000 елда Йолдыз үз эшен ачып җибәрде: авылда кибет тота. Балалары да үзе кебек уңганнар.

«Йолдыз ханымның эшләмәгән эше бармы икән?! Бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш, берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерә ул. Гаиләсенә ел әйләнә җитәрлек салат һәм кайнатма ясый, компот яба. Тәмле ризыклар пешерергә дә оста. Кирәк булса, балта-чүкеч, шөреп боргыч, электр тишкече кебек заманча эш кораллары белән ут уйната. Тегү осталыгы өстенә, кофта, салфетка, шәл, шарф, өс киемнәре, пинеткалар, оекбаш-бияләй, мунчала кебек кирәк-яраклар бәйли. Бисердан һәм елтыр тасмадан ясаган, бәйләгән чәчәк букетлары күз явын алырлык аның. Өенә керсәң, бүлмә диварларындагы иҗатына сокланып туйгысыз. Балалар бүлмәсенең бер як дивары диңгез төбе булса, икенчесе — диңгез өсте. Биредә үзеңне диңгездәге кебек хис итәсең. Кыс-касы, йортның һәр бүлмә дивары — бер тема. Өстәвенә, Йолдыз кирәк-ярагына район үзәгенә машина белән җилдереп барып кайта», — дип сөйли аның турында авылдашы Рәзимә Кашапова.

Йолдыз белән Владимир — тырыш, тынгысыз, булмаганны булдырып яшәүче парлар. Күп итеп мал-туар, кош-корт асрауга да вакыт табалар. Йорт-җир, каралты-кураның бөтенлеге, тәртип әллә каян күренеп тора. Ә мондый гаиләдә үсүче балаларның яхшы тәрбия алуы көн кебек ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев