Инвалидлар декадасында Татарстан халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
3 декабрь – Халыкара инвалидлар көнендә Татарстан халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча тугыз төрле чара планлаштырылган.
Барлык чаралар да «Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте.
«Медицина реабилитациясе һәм инвалид балаларны шифаханә-курортта дәвалау, шулай ук махсус белем бирү оешмасына урнаштыру һәм башка мәсьәләләр буенча бушлай юридик ярдәм белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – дип ачыклык кертте ведомствоның матбугат хезмәте.
Чараларда Татарстанның Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре, профильле министрлыклар, федераль һәм күзәтчелек органнары юристлары катнашачак.
Чараларның тулы планын ТР Юстиция министрлыгының рәсми сайтында карарга мөмкин. Планда барлык консультацияләрнең үткәрелү даталары, вакытлары һәм урыннары, шулай ук өстәмә сораулар өчен контакт мәгълүматлары тәкъдим ителгән.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев