Җиңүне каршылап – 78 километр
11 апрельдә “Энергия” стадионында “Җиңүне каршылап – 78 километр” спорт-патриотик акциясе старт алды.
Бу көнне стартка 350ләп зәйле чыкты. Спортчыларга хас булганча, башта катнашучылар дусларча аралашып алдылар.
– Узышларның маршрутын һәм вакытын катнашучылар үзләре сайлый, ә дистанцияләрне стартта алынган сертификатта теркәп барачаклар, - ди район ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Регина Волкова.
Акциянең беренче көнендә катнашучылар җиңүгә каршы 2 километр йөгерделәр. Акция 8 майга кадәр дәвам итә.
Фото спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев