«Җиңүчеләр» бәйгесендә катнашырга чакыралар
ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңүчеләр» бәйгесендә катнашырга чакыра.
Ул тарихи хәтерне саклауга, илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән нефтьче ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының батырлыкларын, Бөек җиңүгә керткән өлешләрен мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Иҗади эшләрне «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» нәшрият эшчәнлегенә ярдәм программасы 2025 елның 25 мартына кадәр дүрт номинация буенча кабул итә. Акчалата премияләр 5 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр.
Катнашу шартлары белән тулырак шушы сылтама аша кереп таныша аласыз: https://disk.yandex.ru/i/CmuMhRAlK4kxsg
Бәйгедә катнашуга гариза формасы: https://oprostn.ru/tn_vote/@vt/a099db099a1ecf21a54cf0ca71d3a10d/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев