Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Җиңү турында шигырьләр

«Звонкое эхо Победы» конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды

“Зәңгәр чәчәк”  балалар бакчасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган “Звонкое эхо Победы” яшь башкаручылар район бәйгесенә  йомгак ясалды.

Ул район мәгариф идарәсе һәм “Татмедиа” АҖ филиалы “Зәй-информ”ның уртак проекты кысаларында оештырылды.
Районның иң яхшы шигырь укучысы исеме өчен 4 яшьтән 7 яшькә кадәрге өч яшь төркемендә илледән артык бала көрәште. Балаларга авыр сугыш еллары яки аннан соңгы тормыш темасына дүрт номинациянең берсендә шигырь сөйләргә туры килде. Алар: “Сугыш чоры балалары”, “Җиңү көне”, “Сугыштан соң тормыш”, “Буыннан-буынга” темалары иде.

- Без ел саен “Звонкое эхо Победы” район бәйгесен үткәрәбез. Узган ике елда ул пандемия шартларында  онлайн форматта узды, быел кабат аны гадәти режимда үткәрдек. Балалар үз тарихларын белергә, совет халкының батырлыгын истә тотарга тиеш. Шулай итеп без үз Ватаныбызның чын патриотларын тәрбиялибез. Катнашучылар белән бергә бәйгегә аларның әти-әниләре дә килде, димәк, бәйге һәркем өчен кызыклы, - ди “Зәңгәр чәчәк” балалар бакчасы мөдире Светлана Иванова.

Иң кечкенә катнашучылар, алдагы ике елдагы кебек үк видеога шигырьләр укуларын яздырганнар. Ә өлкән һәм әзерлек төркемнәрендәге балалар жюри әгъзалары алдында чыгыш ясады, аның составына мәгариф һәм мәдәният идарәләре, район матбугат чаралары вәкилләре кергән иде. Алар шигырь укучыларның никадәр оста образга керүләрен, төгәл, сәнгатьле сөйләмнәрен бәяләделәр. 

4-5 яшьлекләрдә “Сугыш чоры балалары” номинациясендә “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче Ксения Бокарева җиңде.

5-6 яшьлек конкурсантлар арасында “Сугыш чоры балалары” номинациясендә “Зәңгәр чәчәк” балалар бакчасыннан Ясмина Сибгатуллина җиңде. “Җиңү көне” номинациясендә шулай ук  “Зәңгәр чәчәк”  бакчасыннан  Полина Киселева Гран-при иясе булды. Ул Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен искиткеч итеп сөйләде. “Буыннан-буынга” номинациясендә беренче урынны “Уймак кыз”  балалар бакчасыннан Максим Парфирьев алды, ә “Сугыштан соң тормыш” номинациясендә  “Тату гаилә”  балалар бакчасында тәрбияләнүче Эльвин Хәлилов җиңде.

6-7 яшьлекләр арасында “Сугыш чоры балалары” номинациясендә берьюлы өч конкурсант җиңүче булды: “Уймак кыз”дан  Дарина Савгильдина, “Урман әкияте”ннән Ксения Кузнецова һәм Диана Никандровалар.
Җиңүчеләр башкаруында шигырьләрне видероликларда “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Новости Заинска” аккаунтында, шулай ук “Зай-ТВ” эфирында һәм “Кунел” радиосында 88.0 FM  тыңларга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев