Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Җиңү Парадын һәркем горурлык хисе белән күзәтте

Ә бәйрәмнең төп өлеше Крупская урамы буйлап узучы парад белән башланып китте.

Парад башында быел 100 яшен билгеләп үткән мөхтәрәм сугыш ветераны Анна Моисеева торды. Ул тантаналы митинг үтәсе мәйданга махсус өсте ачулы машинада килде. Ветеранның өлкән яшьтә булуга карамастан 78нче Җиңү язын шулай каршы алуына барысы да чын күңелдән сокланды. Аңа һәм санаулы гына калган сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт белән шәһәребез мәктәпләрендә белем алучы кадет, спорт, төрле хәрби-патриотик юнәлешләрдә эшләүче сыйныфлар, гадәттән тыш хәлләр, полиция хезмәткәрләре, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән ир-егетләребез отрядлары честь биреп үтте. Төрле оешма коллективлары матур сафлар булып узды. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр сафын барысы да мул алкышларга күмде. Шулай ук, 9 май уңаеннан оештырылган Җиңү Парадында махсус җиһазландырылган машиналар, данлы елларны хәтерләткән техника узды. Соңыннан мөхтәрәм өлкән буын мәктәп укучылары котлавы астында “Мәңгелек ут” янган мәйданга юл алды.

Мәңгелек ут каршындагы тантаналы митинг “Сугыш белән өтелгән балачак” исеме астындагы композиция белән башланып китте. Анда матур тормышны бозган сугыш чорын күз алларга да, Җиңү көнен күреп сөенергә дә, бүгенге тыныч тормышка шөкер итәргә дә мөмкинлек тудырылды. Зәйлеләргә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан юлланган Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатындагы җылы сүзләрне район кураторы, ТРның мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин тапшырды.

Ә район башлыгы Разиф Кәримов үзенең тәбрикләү сүзләрендә зәйлеләрнең Җиңү көнен якынайту өчен керткән тиңдәшсез өлешләрен искәртте.

- Илебез 78нче мәртәбә ямьле Җиңү көнен каршылый. Моның өчен без сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, гомумән өлкән буынга рәхмәтле. Татарстан гына илгә 700 меңнән артык сугышчы биргән, шуларның яртысы кире әйләнеп кайтмаган. Балаларыбыз, бездән соң килгән буын ил батырларын менә шулай онытмыйча, кадерләргә, тарихи вакыйгаларны бозып күрсәтергә тырышучыларга каршы торырга, Бөек Ватан сугышының азатлык өчен бөтен халык көрәше булуын гасырлардан-гасырларга күчерергә тиеш, - диде ул.

Өлкән буын исеменнән котлау сүзләрен, үтемле киңәшләрен, сугышның башыннан алып Берлинга кадәр шәфкать туташы, снайпер сыйфатында үткән мөхтәрәм ветеран Анна Моисеева, сержант Леонид Мачтаков видеоязмада җиткерделәр.

Ә яшьләр исеменнән өлкән буын яулаган Җиңүне сакларга сүз биреп “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия комплексының район оешмасы җитәкчесе Регина Волкова чыгыш ясады.
Тантаналы митинг барышында Җиңү көне хөрмәтенә бирелгән бердәм залп, 78 ел элек яңгыраган залпның дәвамыдай тирә-якка таралды. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышыннан 7410 зәйле туган якларына әйләнеп кайта алмаган. Ә тылда көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган өлкәннәр, хатын-кызлар, балалар тарафыннан дәүләткә районнан 3 миллион пот икмәк, 63 мең пот ит, 2 миллион литр сөт, 440 мең данә йомырка, 51 тонна йон, меңләгән тонна бәрәңге тапшырылган. “Кызыл Зәй” әртиле эшчеләре ул елларда совет гаскәрләре өчен киемнәр теккән. Кыскасы Зәй Җиңү өчен булдыра алганча үз өлешен керткән, без бу батыр, фидакарь буын белән чын күңелдән горурланабыз. Инде арабызда булмаганнарны митингта катнашучылар тирән хөрмәтләп бер минут тынлык белән искә алды. Һәйкәл итәге чәчәкләр хәтфәсе белән капланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день победы