Җиңү көненә куркынычсыз юллар
Зәйдә юл иминлеге сагы хезмәткәрләре «Кызыл калфак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре белән бергә хәрби киемнәрдә юл иминлеге турындагы мәгълүмат язылган буклетлар тараттылар.
Бүген иртән Зәйнең "Космос" кинотеатры каршында хәрби киемнәрдән балалар, әти-әниләр машина йөртүчеләрнең игътибарын җәлеп итте. Алар якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрикләп, машина йөртүчеләрне бөек бәйрәмебезне имин юллар белән каршыларга өндәде.
Фотолар ЮХИДИ бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев