Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җиңү көненә багышланган тантаналы чарада зәйлеләр дә катнашты

Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте.

Анда Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге зур делегация катнашты. Ветераннарыбыз олы яшьтә булу сәбәпле, чарага районнан төрле хәрби хәрәкәтләрдә булган ветераннар барды. 
Республика Рәисе ветераннарны, җәмәгатьчелекне якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды. 
«9 нчы май илебез тарихы битләренә батырлык, кыюлык, бердәмлек символы булып язылды. Без сугышчыларның фидакарь батырлыгын хөрмәт итәбез. Бу - ватанпәрвәрлек һәм рухи көч үрнәге. Авыр сугыш елларында иген үстергән, урман кискән, окоп казыган, хәрби заводларда эшләгән тыл каһарманнары олы ихтирамга лаек. Бүген махсус операциядә катнашучылар бабаларының эшен намус һәм абруй белән дәвам итә. Бөтен көчне берләштереп, фашизмга, нацизмга «юк» дибез. Ватаныбызның иминлеге сагында торучыларга рәхмәтлебез», - дип белдергән ул чыгышында.

Фотолар социаль яклау бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев