Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җиңү кайтавазы — шигырьләр аша

«Күкчәчәк» балалар бакчасында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына, Батырлык һәм бердәмлек елына багышланган «Җиңү кайтавазы» алтынчы муниципаль яшь шигырь укучылар конкурсы оештырылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге конкурс район мәгариф идарәсе белән «Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй-информ» ның уртак проекты булып тора.

Конкурста шәһәр һәм район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Балалар «Сугыш балалары», «Җиңү көне», «Аннан соңгы тормыш», «Буыннан-буынга», «Безнең көч — бердәмлектә» темалары буенча шигырьләр сөйләде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри төрле номинацияләрдә 1, 2, 3нче урыннар алучыларны билгеләде.

Кече төркемдә (4-5 яшьлекләр) «Күкчәчәк» бакчасыннан Амелия Исламова, Кәрим Зыятдинов, "Урман әкияте«ннән Глафира Гордеева, Василиса Апчаева җиңү яулады.

5-6 яшьлекләр арасында Раил Каюмов («Кояшкай»), Вероника Антонова («Урман әкияте»), Салават Гыйләҗев («Күкчәчәк»), Дарина Васильева («Алтынчәч»), Макар Сапаев («Урман әкияте»), Аким Минаев («Якты коңгыз») беренче урынны алды.
6-7 яшьлекләр арасында «Күкчәчәк» бакчасыннан Полина Киселева, Ясминә Сибгатуллина, Радмир Бусов, "Уймак кыз"дан Денис Лесин, "Салават күпере"ннән Лев Берданов — җиңүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев