«Җиңү яулаганчы үрәчәкбез»
Районда хәрбиләргә маскировка челтәрләрен үрү эше актив бара. Бу изге эштән Түбән Лоҗы халкы да читтә калмады. Бу көннәрдә алар мәдәният йортында чираттагы маскировка челтәрен үреп бетерделәр. #МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО #ВСЕСВОИТМ
— Рәхмәт яусын махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәмгә килүчеләргә. Караңгы төн дип тә тормыйлар, арыдык димиләр, аяк асты пычрактан да курыкмыйлар авылыбыз хатын-кызлары. Берәрегезнең бер сәгать буш вакыты булса да, аны файдалы үткәрегез! Безнең алгы сызыкта булган хәрбиләрнең гомерләрен саклап калуда үзебездән өлеш кертик, — ди мәдәният йорты директоры Энҗүдә Исламова.
Сетка үрергә йөрүчеләрнең барысын да бер теләк берләштерә — ул махсус хәрби операциядәге егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтулары. Егетләребез туган якларга әйләнеп кайткансчы, җиңү яулаганчы челтәрләрне үрәчәкбез, ди алар.
Фото авыл мәдәният йортыннан.
#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО #ВСЕСВОИТМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев