Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Интертат» рекорд куйды

«Интертат» сайты «татар телендәге иң күп укыла торган веб-сайт» буларак, «Интеррекорд» Халыкара рекордлар китабына һәм Россия рекордлары реестрына кертелде, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Россиядә татар телендәге иң күп укыла торган сайт — елына 1 350 000 уникаль укучысы булган „Интертат“ сайты. Баш мөхәррир — Рәмис Латыйпов», — дип теркәде «Интеррекорд» (INTERRECORD) Халыкара рекордлар китабы. «Интеррекорд» — Евразиядәге дөнья рекордлары һәм казанышлары терки торган иң зур агентлык — Гиннессның рекордлар китабының беренче халыкара рус телле альтернативасы. Аның штаб-квартирасы Прагада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев