Җинаятьләрне ачучылар һөнәри бәйрәмнәрен каршылый
Бүген - 5 октябрьдә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре дә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Ә менә Зәй районы эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе башлыгы Ленар Гатин өчен бүгенге көн икеләтә бәйрәм, ул һөнәри бәйрәме белән беррәттән туган көнен дә билгеләп үтә. Аңа 39 яшь тулды.
"Барлык хезмәт коллективын, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Җаваплы хезмәттә оперуполномоченныйларга иң мөһиме - тиз арада тиешле карарга килә белү, рухи һәм физик нык булу кирәк. Жинаятьләрне ачу бүлегенә 1918 елда нигез салган Дзержинский да, чын оперативник - ул салкын акыл белән эш итә белүче, кайнар йөрәкле, чиста куллы кеше', - ди Ленар Гатин.
Быел районның җинаятьләрне ачу бүлеге аеруча нәтиҗәле эше белән билгеләнә.
"Хәзерге вакытта без күп эпизодлы мошенниклык гамәле белән шөгыльләнүчеләрне ачыклау эше белән мәшгульбез. Узган ел ювелир кибетен басучыларны эзләдек һәм биш гаеплене таптык, алар тарафыннан 4,5 миллион сумлык зыян салынган иде. Шундый резонанслы эшләр шактый булды", - дип сөйли бүлек җитәкчесе.
Хәзерге вакытта район жинаятьләрне ачу бүлегендә оперуполномоченныйлар Гөлнара Фазлыева, Илгиз Сибгатуллин, Ирина Васильева эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев