Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң төзек торак пункт

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында «Иң төзек торак пункт» конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр.

Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты дипломнарын Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин тапшырды.

Конкурсның максаты — хисап елында торак-коммуналь хуҗалык тармагын төзекләндерү һәм үзгәртеп кору мәсьәләләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән ТР муниципаль берәмлекләренең торак пунктларын ачыклау. Иң төзек торак пунктка конкурс дүрт номинация буенча үткәрелә.

Зәйнең «Ышаныч» торак милекчеләре ширкәте рәисе Наҗия Имаметдинова «Татарстан Республикасында иң төзек торак пункт» номинациясендә беренче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев