Районда ике ай эчендә 24 кешене этләр тешләгән
Аларның берсе дә котыру авыруыннан прививка ясатмаган.
Зәй районы территориясендә ике ел дәвамында хайваннар арасында котыру авыруы теркәлмәгән. Әмма хайваннар тешләгәннән зыян күрүчеләр саны югары булып кала. Бу хакта “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсенең Түбән Кама һәм Зәй районнары территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында хәбәр итте.

Узган ел 20 кеше - мәчеләр, 121 кеше - этләр, 5 кеше кыргый хайваннар (кабаннар, төлкеләр) тешләвеннән зыян күргән. Быелның ике аенда хайваннар 24 кешегә һөҗүм иткән, шуның 6сы - балигъ булмаган бала.
-Котыру авыруы - үзәк нерв системасын зарарлаучы катлаулы, вируслы чир, ул үлемгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә медицина учреждениеләрендә зыян күрүчегә дәвалау-профилактика иммунизациясе курсы билгеләнә. Билгеләнгән дәвалау курсын узу бик мөһим, ләкин, кызганычка каршы, узган ел биш кеше прививкадан баш тартты һәм 34 кеше үз белдеге белән прививка курсын туктатты. Бу халыкның хәтта вакцинацияләнгән хайван тешләгәндә дә нинди куркыныч янаганын аңлап бетермәвен күрсәтә. Соңгы ике елда Зәй районында хайваннар арасында котыру авырулары теркәлмәде, әмма алар күрше районнарда - Алексеевск, Әлмәт, Кукмара, Мөслим, Балык Бистәсе, Тукай районнарында булды, - дип билгеләп үтте чыгышында Ринат Насыйбуллин.
Шәһәр урамнары буйлап барганда хуҗасыз эт-мәчеләрне очратырга мөмкин. Аларның кайберләренең колакларында биркалар бар, ләкин әле бу алар кешегә ташланмас дигән гарантия бирми. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, узган ел кешеләрне тешләгән этләрнең яртысы гына хуҗасыз, ә калганнарының хуҗалары бар. Бу хуҗалар бернинди җәза да алмаган, димәк, алар агрессив этләрен борынчыксыз үзләрен генә урамга чыгарып җибәрәләр.
- Районда хуҗасыз этләрне аулау буенча җитди эш алып барыла. Әгәр 2021 елда 223 эт тотылган булса, 2022 елда 410 эт ауланды. Әмма алар тешләүдән зыян күрүчеләр саны кимеми. Статистика күрсәткәнчә, этләр һөҗүменнән балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләрне якларга кирәк. Хокук саклау органнарыннан этләрне җәмәгать урыннарында борынчыксыз йөртүчеләрне контрольгә алуларын сорыйм, - дип йөкләмә бирде комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев.
Йорт хайваннары котыру авыруын кыргый хайваннардан йоктыра. Еш кына бу төлкеләр. Профилактика максатында дәүләт ветеринария хезмәте кыргый ерткыч хайваннарда котыру авыруына каршы вакцинация үткәрә. Бу хакта район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фоат Исламов хәбәр итте.

- Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре кыргый ерткыч хайваннарны вакцинацияләүне аучылык хуҗалыклары белән берлектә үткәрә. Соңгы 10 елда без көз һәм яз айларында брикетлы вакциналарны алдавыч җим итеп калдырабыз. Брикетлы вакцина - ул ит яки балык фаршы кушып ясалган, хайваннарны исе белән җәлеп итә торган җим. Брикетның эчендә вакциналы блистер. Аны ашаганда хайван тешләп ала һәм авыз куышлыгы аша кергән көчсезләндерелгән вирус хайванның организмына үтеп керә. 20-21 көн эчендә котыру вирусына каршы иммунитет формалаша. Узган ел районда ветеринария табиблары 124 мең вакцина таратты, - ди Фоат Исламов.
Хайван тешләгәндә, хәтта тырнаганда да медицина ярдәме сорап дәваханәгә мөрәҗәгать итү мөһим. Вирус - авыру хайванның селәгәендә була. Кешегә һәм хайваннарга да шул селәгәй аша йога. Авыру хайван тешләсә, аның селәгәе зарарланган тәнгә эләксә, шулай ук селәгәй белән буялган предметларга кагылганда авыру күчәргә мөмкин.
Айгөл Яруллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев