Иң истә калган Яңа ел
“Истә калган Яңа ел бәйрәме” акциясе игълан иткән идек. Кызыклы хатирәләрне газета укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
“Җенле юл”дан курыкмыйча уздым
Бу хәл Киров өлкәсенең Чавал техникумында укыганда булды. Курсташ иптәш кызым мине үзләре белән Яңа ел каршыларга чакырды. Мин теләп ризалаштым.
Уку бету белән без иптәш кыз торган авылга юл тоттык. Ярты юлны - попутка, калганын каен посадкасы яныннан атка утырып кайттык. Мунча кереп, бизәнеп ясангач, Яңа ел каршыларга җыенган йортка киттек. Бу йорт күрше авылда ук булып чыкты. Авыл аралары ерак түгел.
Матур гына мәҗлес башланды. Танышып, сөйләшеп утырабыз, сыйланабыз. Шулвакыт миңа бер егет бәйләнә башлады. Ыгы-зыгы вакытта мин тиз генә киендем дә беркемгә дә әйтмичә кайтып киттем. Имеш мин үпкәләдем. Кап-караңгы, урамда эт тә юк. Инде ярты юлны узган идем, куып җиттеләр.
Ничек курыкмыйча караңгыда бу араны узарга булдың, без монда көндез дә йөрергә куркабыз, диләр. Җенле урынлы юл бу дип аңлаттылар.
Шуннан мин боларга ияреп кире шул йортка киттем, мин килгәндә теге бәйләнчек егет юк иде инде. Аннары клубка чыктык, рәхәтләнеп күңел ачып бие-дек.
Шулчакларны искә төшерәм дә элекке вакытлар гел кызык булган икән, бернидән дә курыкмаганбыз, үзебезгә үзебез кызык ясап йөргәнбез дип уйлап куям.
Ләйлә Сабаева.
Әти-әниле Яңа ел
“Иң истә калган Яңа ел” акциясе турында укыгач, балачагым искә төште. Әти-әниле Яңа ел, алар белән Яңа ел бәйрәменә әзерләнү.
Балачакта чыршы бизәгән хәтеремдә калган. Урманнан чыршыны әти алып кайта иде. Бөтен бүлмәгә чыршы исе тарала. Аны энем белән икәү бизибез. Уенчыклар да әллә ни хәзерге кебек ялтыравыклы түгел, әмма шуларны коробкадан алып, чыршыга элү безнең өчен зур бәхет иде. Аннан һәр елны мәктәптә “Чыршы бәйрәме”нә кар бөртеге булып киенә идем. Декабрь башлануга, әни белән ак күлмәк тегеп, аны крахмалга батырып әзерли идек. Төрле ялтыравыклар белән күлмәкне бизәү бәйрәм рухы тудыра иде. Ә Кыш бабай бүләген дә алгач, бездән дә бәхетле кеше булмагандыр ул.
Кадрия Ганиуллина.
Яңа ел төнендә буранда адаштык
Соңгы көннәрдә булган буран күңелемдәге бер хатирәне яңартты.
Яшь вакытта – студент чакта булды бу хәл. Яңа елны каршы алырга дус кызыма кунакка кайтырга булдык. Без юлга җыенганда көн бик матур иде, әмма берничә сәгатьтән көчле буран чыкты. Ике сәгать буе автобуста кайтканнан соң, район үзәгендә төшеп калдык. Әле тагын авылга кадәр 12 чакрым кайтасы бар. Кышкы көн бик кыска, инде караңгы төшеп килә. Ул арада күз ачкысыз буран чыкты. Юлда машина-мазар да күренми. Яшь чак бит, бернидән курыкмыйсың. Җәяүләп киттек. Ярый күрше авыл район үзәгеннән ерак түгел иде. Кайтып җитмәсебезне аңлап, авыл башындагы йортның капкасын ачып кереп, ишек шакыдык. Бу йортка Яңа ел каршы алырга кунаклар җыелган иде. Алар безне дә үзләре белән бергә бәйрәм итәргә чакырды. Шунда кундык. Әле төнге 12дән соң хуҗаларның уллары Илдар кайтты. Иртән буран туктаган иде, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, юлга кузгалырга булдык. Илдар юллар начар әле, ачылып бетмәгән, иптәш егетнең машинасында илтеп куярбыз, дип, безгә көтеп торырга кушып, машина артыннан чыгып китте. Аннан алар безне авылга илтеп куйдылар, өйдәгеләр инде безне көтеп кайгырып беткән иде. Ә Илдар дус кызыма өйләнеп, матур гомер итәләр, өч ул үстерәләр. Менә шундый хәтер-хатирә.
Валентина Егорова.
Кыш әбиле Яңа ел
Декабрь ае, мәдәният йортында эшләгән чак. “Фермага районнан җитәкчеләр киләчәк, әзер торыгыз, программагыз әзер булсын. Отчет җыелышы ярты еллыкка", – диделәр.
Безнең Кыш бабай үзебездә инде, программа да күптән әзер. Кыш бабай белән Кар кызына озак тоткарланмаска куштым да киттем фермага. Килеп керсәм, район кунаклары күрше авылга түгел, ә безгә беренче килгәннәр. Нишләргә белмичә барысы да аптырап басып тора. Мин килеп кергәч миңа күзләрен төбәделәр дә нидер көтәләр. Бер-ике минут уйлап торганнан соң, табыгыз миңа, мин әйтәм, ак аяк киеме, аклы кием, ак шәл! Эшчеләр күп бит, араларында ак кием кигәннәр табылды.Үзем уйлыйм, исән чыксам бу бүлмәдән, район кунаклары яныннан, минем өчен Яңа ел бүләге шул була дим.
Кунаклар янына курка-курка гына ишекне ачып: «Әллә монда да юк инде, иртән чыгып киткән иде, кайда йөри торгандыр. Балалар, Кыш бабагызны күрмәдегезме», - дип кереп бастым.
Кунаклар аптырап калган халәтләреннән айнып, юк бит, юк, диешеп җавап бирделәр. Шуннан сценарий туа тора, мин сөйли торам. Кунакларга да сүз бирелә. Ә Кыш бабай һаман юк. Болар яртыеллык уңышлар турында да сүз кузгаттылар. Әй, мин әйтәм, бу бит район җыелышы түгел, әйдәгез әле, өстәл артында чәй эчә-эчә гапләшик, без кунакчыл халык, кертегез әле чәй, бәйрәм җыелышы болай булмый, дим. Кызлар өстәл көйләп алды. Мин инде әкрен генә, уйлап кына җавап бирәм боларга. Белмәгәнен Кыш бабай анысын үзе аңлатыр килеп җиткәч, дим. Концерт номерларына чират җитте. Өстәл арасында утырып, берәм-берәм чакырып кертәм бүлмәгә. Инде оятка калабыз, дигәндә, коридорда Кыш бабай тавышы ишетелде. “Менә бит үзе табылды”, - дип акрын гын ишеккә юнәлдем. Чыксам – Кыш бабай минеке түгел, тәки кайтып җитмәгән, яшерәге – Яңа елныкы килгән.
Кунакларны озата чыктык, карасак, карга бата-бата теге Кыш бабай да фермага таба килә. Арган, карны көчкә ера-ера атлый. Егылып та ала. Кар тирән бит. Аңа каршы йөгереп, бордылар аны кире.
Кунакларның берсе машинага утырырга барганда кырымнан узганда: “Ну тирән карда оста йөздең. Кыш бабай да икәү икән әле үзеңдә. Менә Кыш әбиле чын бәйрәм булды бу," - диде.
Менә шулай истә калды бу очрак.
Клавдия Максимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев