Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң-иңнәр дәүләт бүләкләренә лаек булды

Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда узган «Уңыш бәйрәме-2024» тә бертөркем авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре бүләкләнде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре исеменә «Агросила — Сервис» АҖ 5нче төзекләндерү цехы җитәкчесе Илдус Мөхәммәтшин лаек булды.

ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтен «Агросила» АҖ әйдәп баручы агрономы Олег Умнов, «Зәй шикәре» агрофирмасы баш инженеры Илдар Вәлиәхмәтов алдылар.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасы белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, «Зәй» агрофирмасы тракторчы-машинисты Рәлиф Гомәров, «Восток» агрофирмасы машина йөртүчесе Михаил Уразайкин, «Зәй шикәре» агрофирмасы әйдәп баручы агрономы Виктор Городненко, «Зәй шикәре» агрофирмасы җитештерү мастеры Руслан Гәрәев бүләкләнделәр.

Район башлыгы Мактау грамоталарын «Зәй» агрофирмасы тракторчы-машинисты Хәниф Хәйдәров, "Восток"тан Илдар Хуҗин, «Зәй шикәре» ннән Павел Мельников, «Зәй» агрофирмасының «Кадер» бүлекчәсе идарәчесе Александр Кондратьев, «Восток» агрофирмасы прорабы Зори Егорян алдылар.

Шулай ук район башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы идарәсе Рәхмәт хатлары да тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев