Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Иң-иңнәр бүләкләр алды

Бүген Зәйдә үткән медицина советы коллегия утырышында иң нәтиҗәле хезмәт куючылар тәбрикләнде.

Аларга төрле дәрәҗә бүләкләрне район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов тантаналы төстә тапшырды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасы белән үзәк дәваханә табиб-терапевты Резидә Вәлиуллина бүләкләнде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Рәхмәте фельдшер-лаборант Виктория Сосенковага, фельдшер Фәния Насыйбуллинага белдерелде.

Район башлыгы Мактау грамоталары фельдшер-лаборант Алсу Нуруллинага, ашыгыч ярдәм фельдшеры Илназ Гыйниятовага, бухгалтер Лилия Таҗиевага тапшырылды.

Тагын бертөркем медицина хезмәткәрләре Түбән Кама күппрофильле дәваханәсе баш табибы һәм Зәй үзәк дәваханәсе баш табибы Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын алдылар.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев