Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Имин юллар – хәвефсез хәрәкәт ул

Кышкы чордан соң юлларның төзексез урыннары белән еш очрашырга туры килә, бу беренче чиратта юл хәрәкәте иминлегенә тәэсир итә.

 Әлеге тема юл иминлеге буенча махсус комиссиянең соңгы утырышында да көнүзәк мәсьәлә булды. Шул хакта һәм комиссия эшчәнлеге турында тулырак сөйләвен үтенеп, без аның рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеевка мөрәҗәгать иттек.

- Эмиль Эдуардович, район юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия рәисе буларак, әңгәмәбезне юл куркынычсызлыгы өчен мөһим булган чараларның оештырылышы турында сөйләшүдән башлыйк әле...

- Билгеле булганча, муниципаль район башкарма комитеты каршында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия эшли. Комиссия эше район ЮХИДИ бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлектә оештырыла. Без даими төстә юлларның төзеклеген карап тотуны, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү чараларын гамәлгә ашыруны, мәгариф учреждениеләрендә, шәһәр һәм район халкы арасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чаралар үткәрүне контрольдә тотабыз. Утырышларда каралган мәсьәләләр район башлыгы Разиф Кәримовның махсус контролендә. Районда юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы чараларны финанслауга, юлларны карап тотуга һәм яктыртуга зур игътибар бирелә. Бу уңайдан барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан финанслар җәлеп итү күз уңында тотыла. Без шәһәрдә һәм районда юл хәрәкәте мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга мониторинг үткәрәбез, аларны комиссия каравына чыгарабыз. Бигрәк тә юлларны төзекләндерү һәм профилактик чараларга аерым игътибар бирелә.

- Узган ел дәвамында комиссия утырышы каравына нинди төп мәсьәләләр куелды?

- Комиссиянең һәр утырышында район территориясендәге юлларда хәлнең торышы, килеп чыккан юл һәлакәтләре турында мәгълүматлар тыңлана. Аларны анализлап, күңелсез нәтиҗәләргә китергән очракларның сәбәпләре билгеләнә, аларны алга таба булдырмау юллары турында уртак фикергә киленә. Проблемалы юл участоклары һәм аларны бетерү буенча тәкъдимнәр карала. Әгәр дә мәсьәләне урынга чыгып хәл итү кирәк булса, җаваплы затлардан эшче төркем төзелеп, ул урында хәл ителә. Шулай ук «Халык контроле» дәүләт хезмәтләре порталы аша кергән сораулар да комиссия эшендә һәрвакыт көн үзәгенә куела. 2022 елда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең 7 утырышы уздырылды. Утырышлар комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре директорлары катнашында үткәрелә. Без бергәләп юллардагы вазгыять һәм аварияләр килеп чыгу сәбәпләре, шәһәрдә, авыл җирлекләрендә, мәктәп, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау, үткәрелгән чаралар турында, юл-транспорт һәлакәтләре урыннарына махсус хезмәтләрнең килү вакыты, пассажирлар йөртү тәртибе, мәктәп маршрутларын оештыру, юллар торышын җентекләп барлыйбыз, фикерләшәбез, карарлар кабул итәбез.

- Һәлакәтләрне булдырмауга юнәлтелгән чаралар һәм балалар арасында юл йөрү кагыйдәләрен аңлату эшләре хакында да әйтеп үтсәгез иде...

- Балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен булдырмауга юнәлтелгән профилактик чаралар даими төстә мәгариф учреждениеләрендә үткәрелә. Эш “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Төп максат - балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүен ныгыту һәм урамда үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү.

Әйткәнемчә, без һәр юл-транспорт һәлакәтенә җентекле анализ ясыйбыз һәм урынга чыгабыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге турында искәртү массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә даими яктыртыла. Теркәлмәгән транспорт чаралары, руль артына алкоголь кулланган хәлдә утыручылар хакында оешма-учреждениеләр вәкилләреннән, авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән, гомумән, бар халыктан үз вакытында юл хәрәкәте автоинспекциясенә хәбәр итү сорала. Бу уңайдан Телеграм каналдагы t.me/zaiyns адреста теркәлеп, куркыныч машина йөртүчеләр хакында искәртүне үтенәбез. Чөнки машина йөртү бик саклык сорый.

Исереклек билгеләре булган машина йөртүчеләр катнашында аварияләрне кисәтү максатыннан шәһәрнең Нариманов урамында «Тормышны сакла! Руль артында исерекләр турында 02, 112, 102, 7-02-02 телефоннары аша хәбәр ит!» баннерлары урнаштырылды.

- Юлларны, юл билгеләрен тәртиптә тоту эше ничек бара?

- Һава температурасы үзгәрү сәбәпле, юлларда чокырлар, ярыклар барлыкка килү белән автомобиль юлларын тәртиптә тотуга җаваплы оешмалар эшкә кереште. Хәзерге вакытта алар салкын асфальт-бетон белән чокырлар ремонтлау эшен башкаралар. Моннан тыш, юл сызымнарын яңарту өчен әзерлек эшләре алып барыла. Муниципаль юл фонды акчасына юл билгеләре, җәяүлеләр өчен коймалар урнаштыру буенча чаралар планлаштырылды. Быел без җәяүлеләр өчен мондый коймаларны татар гимназиясе янында һәм Нефтьчеләр проспектында урнаштырырга, Төзүчеләр урамында 16, 18, 20нче йортлар каршындагы юл буена койма ясарга, Җиңү, Нефтьчеләр проспектлары, Баныкин урамында светодиодлы юл билгеләре урнаштыру белән юл хәрәкәте тизлеген чикләргә планлаштырабыз. Шулай ук 2, 6, 7нче мәктәпләр, “Сәламәтлек мәктәбе” һәм шәһәрнең Тавлин урамындагы күпфункцияле үзәк каршында юл билгеләре куелачак. Чапаев һәм Ялчыгол урамнары буенча юлларны ремонтлау планлаштырыла. Безнең бурыч - юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау, юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл билгеләренә игътибарлы булып, кагыйдәләрне төгәл үтәвенә ирешү.

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, сезгә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искәртәбез һәм бюлларда сак булырга чакырабыз. Хөрмәтле машина йөртүчеләр, машина йөрткәндә игътибарлы булыгыз, транспорт белән идарә иткәндә игътибарыгызны читкә юнәлтмәгез, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

Фото редакция архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев