Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Имәнлебашта балалар арасында рәсем бәйгесе уздырылды

Имәнлебаш мәдәният йортында Гаилә елы уңаеннан балалар арасында «Безнең гаиләдә бәйрәмнәр ничек үтә?» дигән темага рәсем бәйгесе узды.

Конкурста 4-14 яшьлек балалар катнашты.

«Бәйгене оештыруда безгә спонсор — сыйфатлы продукциясе белән танылган бер компания вәкиле Гөлнара Фәхретдинова ярдәм итте. Анда авылыбыз балалары, шулай ук авылдашларыбызның читтә яшәүче оныклары да катнашты. Балалар белән бергә бәйрәмгә әниләре, әбиләре дә килде. Иң катлаулысы рәсемнәрне бәяләү һәм сайлап алу булды, чөнки һәр рәсем балаларның ихлас күңеле һәм мәхәббәте белән сугарылган иде. Әмма конкурс булгач инде иң яхшы рәсем ияләрен билгеләдек, аларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Башкалар да игътибарсыз калмады — спонсорыбыздан бүләкләр алдылар», — ди Имәнлебаш мәдәният йорты җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова.

Гөлнара ханым бәйрәмгә әнисе Розалия апа белән килгән иде. Розалия апа бәйрәмдә катнашучыларга иң матур җырларын бүләк итте, шигырьләр укыды.

«Балаларны сөендереп бәйрәм ясаучы Гөлнара ханымга, Розалия апага рәхмәтебезне житкерәбез. Бәйгедә катнашкан балаларга иҗат уңышлары телибез», — ди Энҗе Габделбәровна.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев