Имәнлебашта җәйге кичләрне бизәп яшьләр җыелышып концерт куйды
Имәнлебаш авыл мәдәният йортында студентлар һәм яшьләрнең «Сезнең җәйләр җәймени ул, авыл җәе иң чыны» дип исемләнгән традицион концерты узды.
Яшьлек — өметләр һәм ачышлар чоры, ә яшьләр — яңа идеяләр генераторы. Авыл мәдәният йорты көчле энергетика, дәртле биюләр, популяр җырлардан яңгырап торды.
«Концерт авыл яшьләренең „Аулак өйгә“ җыелу күренеше белән башланып китте. Җыр-бию, кызыклы күренешләргә бай чыгышлар тамашачыларга да ошады, алар башкаручыларга кушылып җырладылар, биеделәр, мәзәкләрдән күңелләр күтәрелде, бергәләп көлделәр», — ди мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова.
Афәрин, авыл яшьләре, иҗат чишмәләрегез саекмасын!
Фотолар авыл мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев