Имәнлебаш оныгы федераль телеканалда тапшыруда төшкән
Татарстан һәм Башкорстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова «Россия 1» федераль телеканалында чыгып килүче «Привет, Андрей!» тапшыруында катнашкан.
Имәнлебашлылар талантлы якташыбыз белән чын күңелдән горурланабыз, диләр.
Ландышның Әнисе Фирдәвес апа - Имәнлебаш авылы кызы. Ул - Фатыйх бабай белән Мәндүмә әбинең төпчек кызлары.
“Гаиләдә алты кыз үстеләр. Берсеннән-берсе, чибәр Венира, Бибисәйдә, Сәбилә, Сәлимә, Разилә, Фирдәвес. Ландыш кечкенәдән Ләйсән апасы белән Имәнлебаш авылында әбиләрендә үстеләр. Ландыш авылда Яңа ел балмаскарадында, Сабантуйларда җырлый иде. Мин, Энҗе апа, Чаллыда түгәрәкләргә йөрим, җырчы булам, дия иде. Фирдәвес апа - безнең күрше кызы, бер урамда үстек бәбкә саклап. Мин әле кечкенә идем. Ландышны бик яратып карыйбыз”, - ди Имәнлебаш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова.
Ландыш белән Фәрит Таишевларның дүрт бала үстерүләрен барыбыз да белә. Талантлы, музыкаль балалар.
Фирдәвес апа белән Габденур абый элек Имәнлебашка еш кайтканнар. Хәзер Казанда яшиләр.
“Авылдашыбыз Ландыш Нигъмәтҗанованың федераль каналда чыгыш ясавы белән горурланабыз. Аның уңышлары өчен бик сөенәбез. Ландышның Андрей Малахов тапшыруында чыгыш ясавы - зур казаныш. Аңа киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар телибез”, - ди имәнлебашлылар.
Ландыш Нигъмәтҗанова "Привет, Андрей!" тапшыруында "Ямаш, ямаш" һәм "Я хочу быть с тобой" җырларын башкарган.
Андрей Малахов аның исеменең бик матур булуына, дүрт бала әнисе булуына сокланган.
Тапшыруны «Россия 1» каналыннан 25 октябрьдә күрсәттеләр.
Фото Ландыш Нигъмәтҗанованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев