Имәнлебаш авылында яшәүче Гыйная әбигә 90 яшь тулды
Имәнлебаш авылының хөрмәтле кешесе, хезмәт ветераны Гыйная Хисамиевага бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Гыйная Ильяс кызы районыбызның иң матур авылларының берсе Бигештә дөньяга килә.
Ул бүгенге тормышына шөкер итеп, озын гомеренең һәр мизгелен кадерләп искә ала. Гыйная апа белән Мөнәвир абый гаиләсендә дүрт бала үсте. Бүгенге көндә 8 оныгы, 8 оныкчыгы бар.
Гыйная әбине туган көне белән котларга Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Лилия Камалиева, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, якыннары килде.
Бүгенге көндә 90 яшен тутырган Гыйная әбинең авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Кызлары һәм уллары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен яраткан әби.
— Өлкән буын сугышның газапларын күп күрде, хәзерге яшь буынга бу афәт килмәсен һәм аны күрергә язмасын. Халкыбыз, җиребез иминлектә, бәхет һәм шатлыкта яшәсен дигән теләктә калам, — ди Гыйная апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев