Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Имәнлебаш авылы кызы «Яз гүзәле» бәйгесендә җиңү яулады

Имәнлебаш авылы кызы Исламия Гәрәева «Яз гүзәле» республика бәйгесенең суперфиналында катнашып, «Иң сөйкемле кыз» номинациясендә җиңүче булды.

«Яз гүзәле» бәйгесе югары уку йортларында укучы кызлар арасында оештырыла. Конкурс Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Идел» яшьләр үзәге, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә тормышка ашырыла.

Бәйгенең беренче турында онлайн форматта кызлар үзләре белән таныштырганнар, сәләтләрен күрсәткәннәр.

Бәйгенең финалына быел Россия төбәкләре һәм Татарстан районнарыннан 30 кыз чыккан. Алар атна дәвамында төрле мастер-классларда катнашканнар, финалга әзерләнгәннәр. 10 кыз суперфиналга узган.

Бәйге яшьләрнең татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә хөрмәтле мөнәсәбәтен тәрбияләүгә, татар телен саклауга һәм популярлаштыруга, шулай ук яшьләрдә гаилә кыйммәтләрен, актив тормыш позициясен, патриотизмны, уңай тормыш кыйммәтләрен, рухи һәм физик камиллеккә омтылуны формалаштыруга юнәлдерелгән.

«Исламия — авылыбызның бик актив кызы. Кечкенәдән биергә, җырларга, шигырь сөйләргә ярата. Казан дәүләт энергетика университетында белем ала. Без Исламияга алга таба да уңышлар телибез», — ди мәдәният йорты җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев