Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Имәнлебаш авылы егете Жуков медале белән бүләкләнде

РФ Президенты Владимир Путин Указы белән Имәнлебаш авылыннан “Татарин” позывноен йөртүче егет Жуков медале белән бүләкләнде.

Рафил махсус хәрби операция  зонасында күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм хезмәтенә тугрылыгы өчен югары дәүләт бүләгенә ия булды.

Егет бер ел элек, контракт төзеп, Ватаныбыз иминлеге сагына баскан.

-Улым бер ай элек ялга кайтты. Күрешүләр бик сөенеч. Аларның исәнлеге без – әниләр өчен бик кыйммәт. Авыл халкына да рәхмәт әйтәсем килә. Ул ялга кайткач, авыл халкы тепловизорга акча җыйды. Бик рәхмәтле мин игелекле йөрәкле авылдашларыма, хәрбиләргә ярдәм итүче һәр кешегә. Улларыбызның безнең янга исән-сау кайтуларын телим, - ди әнисе.

“Татарин” ялга кайткач, Зәйдә һәм туган авылы Имәнлебашта маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булып,  игелекле эшләр башкаручы хатын-кызларга маскировка челтәрләренең яу кырында алар өчен бик мөһим булуын әйтеп,  хәрбиләр исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев