Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Илүсә Вәлейшина: «Бану чишмәсе әнием исемен йөртә»

«Әнием — күз нурым» акциясе кысаларында газета укучыларыбыздан газиз кешеләре турында бик күп хатлар алдык. Акциядә катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне белдереп, әниләр турында язмалар бирүне дәвам итәбез.

Әлеге хатны безгә Югары Пәнәче авылыннан Илүсә Әхәт кызы Вәлейшина юллаган.
— Гомер узган саен артка борылып карыйсың да үткән еллар турында уйланасың. Вакыт-вакыт белән балачакка — әниле чакка кайтып киләсе килә. Ул гомернең үзенә генә хас матурлыклары исеңә төшеп куя. Кем генә ул елларны сагынмый икән?! Минем әнием Бану Вәлиәхмәтованы искә алып, аның турыда язып үтәсем килә.


«Югары Пәнәче авылында яшәүче Әхмәтҗан бабайның ике хатыннан 8 бала ятим калып, бер-беребезне карап, ачлык-ялангачлыкны җиңеп үстек. Бер телем ипине чеметеп кенә кабып авыз эчендә суырып, озак итеп ашарга тырыша идек. Мин әрсез, кыю укытучылар гаиләсендә бала карап, тамак туйдырып кайта идем», — дип сөйли иде әнием.


Бик яхшы укыган ул. Бу бала бик башлы дип, 12 яшендә урак өсте җиткәч, аны ашлык амбарына икмәк чутын алырга куйганнар. Урып-җыюдан кергәнне, районга озатканны, хужалыкка биргәнне, утыртырга күпме калганны чутлап, язып тапшыра торган була. Әни гомер буе кешегә ярдәм итеп яшәде. Авылда өч ишле гаилә була. Әлеге гаиләләрдәге балалар ачлыктан шешенәләр. Әни эчке киемнәренә кесәләр тегеп, эштән кайтканда качып кына шул кесәләргә, оек кунычына бодай салып, чиратлап шул гаиләләргә кереп бушатып чыга торган була. Ә бит бу ике башак өчен дә төрмәгә утырта торган чорлар. «Җаным түзмәде, булыштым, бер кеше дә белмәде», — дип сөйли иде әнием.


Табиб буласым килә, дип, Казанга укырга китә. Бик яратып укый. Әмма кышкы салкыннар җиткәч, өстенә кияренә киеме булмый, тезләренә чүпрәк урап йөреп тә карый, салкынны җиңеп булмагач, укуын ташлап кайтып китәргә туры килгән аңа. Укый алмаса да, авылда килгән һәр кешегә ярдәм итте. Тайган буыннарны утыртып, бәйләп җибәрә иде. Күзгә чүп, кылчык кадалса да, әнием янына килделәр. Бигрәк тә урак вакытында күзенә чүп кереп килүчеләр күп иде. Гомер буе умарта карады. Бал аерткач, урамнан балаларны чакырып сыйлады.


Безнең ишегалдында чылбырлы кое бар иде. Атау очлары безгә суга йөрделәр, суы бик каты булды. 60нчы елларда әни су буенда чишмә күреп кайткан. Чиләк-чүмеч алып, чәйгә су алып кайтам, дип төшеп китте. Шатланып, су алып кайтты. Чүмеч белән каезлап ачтым, суы күп килә, үзе тәмле, ди. Икенче көнне көрәк белән төшеп казып, тирән итеп чишмә ясаган. Күп еллар Атау очы халкы шунда суга йөрде.


Елга өске ягыннан буалгач, елга икенче юлын ача. Чишмә елганың икенче ягында кала. Каниф Исмәгыйлев, Илдус Гарифуллин чишмәне чистартып, матур итеп ясап куйдылар. Хәзерге көндә дә карап торалар. Баскычлар, күперләр дә эшләнде. Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаровның да ярдәме бик зур. Суның составын тикшертеп, Бану чишмәсе дип яздырып куйдылар. Чишмә ерактан ук күренеп, балкып тора. 2022 елның августында Бану чишмәсен ачу тантанасы оештырдык. Аны мәдәният хезмәткәрләре Илһамия белән Дамира бик эчтәлекле итеп алып бардылар. Соңыннан чишмә суы белән кайнаган самовардан күчтәнәчләр белән чәй эчтек. Барчагызга да бик зур рәхмәт. Шулай итеп, әнинең ачкан чишмәсе истәлек булып мәңгеләштерелде.
Чишмәбезгә һәм әниебезгә атап язган шигыремне тәкъдим итәм.


Чишмә буена килгән саен
Торасыңдыр кебек елмаеп.
Хыялланма инде ничә ел дип,
Кайтыр юлга чыгам моңаеп.
Чылтырап аккан чишмә тавышыдай
Тавышыңны тоеп уянам.
Чүмеч белән чишмә ачканыңны
Төшләремдә күреп юанам.
Ак күлмәгең яратып кия идең,
Ә башыңда ап-ак яулыгың.
Печән өсте бәйрәм бит ул диеп,
Ризык белән тулды табының.
Бәлеш, чәкчәк, яңа пешкән ипи -
Безне көттең һәрчак кайтканда.
Печән әзерләп сыйлансак та,
Төяп җибәрә идең киткәндә.
Рәхмәт, әни, барысы өчен дә
Киңәшләрен бирдең яхшысын
Китеп бардың, җитешмәдем
Әйтәлмичә калдым барчасын.
Игътибарлы булыгыз әниләргә,
Әйтелмәгән сүзләр калмасын.
Вакыт үтеп, искә төшкән саен
Йөрәк парәләрен ярмасын.


Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев