Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Илшат Әминов туган көнен билгели

Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, республика журналистлар берлеге әгъзасы, зәйлеләрне якын итүче Илшат Юныс улы Әминовның туган көне.

Без укучыларыбыз, ул “Зәй офыклары” газетасын яздырырга ярдәм иткән зәйлеләр, җирле журналистлар бүлекчәсе исеменнән аны гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Илшат Юнысович 1963 елның 27 июлендә Казанда туган. Кече яшьтән телевидение эшчәнлеге белән җенләнгән малай инде 12 яшендә беренче тапшыруларын алып бара. Ул – пионерлар тормышына кагылышлы вакыйгаларны сөйләүче “Пионерстан” программасы була.

Ә мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала. Һөнәр алуга үз хезмәтен телевидение эшчәнлеге белән бәйли. “Эфир” телекомпаниясен оештыруга өлеш кертә, биредә үк җитәкче урында да, корреспондент булып та хезмәт куя. Бер үк вакытта университетта булачак журналистларга лекцияләр укый. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кушуы буенча “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясен җитәкли. Телевидениеның рус һәм татар телләрендә тапшыруларын тигез дәрәҗәдә саклап кала.

2002 елда “Татарстан – Яңа гасыр” республика телеканалын оештыруда башлап йөрүче була. Балалар өчен “Шаян” телеканалы да оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев