Илнара, хисапчы эшен ташлап, бакчачыга әйләнгәненә бер дә үкенми
Берничә ел элек Илнара Тимерханова офиста хисапчы эшен ташлап, чәчәк, җиләк-җимеш, яшелчә үсентеләрен үстереп сата башлый. Аларны ул ике теплицада үстерә.
"Янәшәмдә матурлык тудыру теләге, яшеллеккә тартылу кечкенәдән. Әти-әнием Иске Зәйдә бакча тотты, әбием Куш-Елгада яшәде. Яшүсмер вакыттан ук бакчада чәчәкләр утыртып, аларның үскәнен күзәтеп йөрүемне хәтерлим", - ди Илнара.
Шуңа да ул һәрвакыт җир алып, үз йорты белән яшәргә хыяллана. 2019 елда ире белән Воздвиженка бистәсендә участок сатып алалар. Яз җитү белән хуҗабикә анда агачлар, чәчәкләр, яшелчәләр утырта. Хәзер инде кызыл шомырт, карлыган, крыжовник, кызыл, ак, кара карлыганнар, алмагач, чия, груша яхшы уңыш бирә. Үсентеләр алырга килүчеләр аңа сезнең йортыгыз яңа, ә бакчагыз инде җитешкән, дип әйтә икән.
“Агачларны утыртканда алдан ук аларның урынын карарга, сулы урынга утыртмаска кирәк. Участок сулы булса, астына таш, ком салып калдырырга, дренаж ясасаң яхшырак”, - дип киңәш бирде бакчачы.

Кырым белән Сочига ял итәргә баргач фейхоа, инжир, гранат үсентеләре дә алып кайтканнар. Башта ул алар үсеп китмәс дип борчыла. Беренче елны агачлар боегып утырсалар, хәзер инде Зәй туфрагына уңышлы гына ияләшеп, үсеп утыралар.
Быел язын Илнара Тимерханова 1500 артык яшелчә һәм чәчәк үсентесе саткан. Орлыкларын көз, кыш көннәрендә үк сайлап куйган. Помидорларның төрлесен утырта - эресен, сарысын, вакларын. Аннары күңеленә хуш килгәннәрен калдыра, ошамаганнарын башка утыртмый. Быел шулар өчен махсус өстәмә теплица куйганнар. Чәчәкләр бакчачының күңелендә аерым урынны алып тора. Быел ул петуния, лобелия, бархатцы, гортензия, вероника, агастахе, остеоспермум һәм башка чәчәкләрне үстергән. Әлбәттә, һәрбер орлыкны кечкенә савытларда үстереп, рассада хәленә җиткерү күп көч таләп итә. Аларны гел карап, вакытында су сибеп тору мөһим. Мисалга, петунияләр гел күчереп утыртканны ярата, ә икенче чәчәкләргә тынычлык кирәк, ди бакчачы. Хәзерге вакытта Илнара төрле гортензияләр, туя агачлары, лалә, нәркис чәчәкләре орлыклары, җиләк үсентеләре сата.

"Чәчәк яратучы хатын-кызлар бик күп, берсенә кызыгып киләләр дә берничәне алып китәләр. Аларга үз киңәшләремне дә бирәм, үсентеләрне сатыр өчен үз төркемемне дә булдырдым. Бөтен ассортимент белән шунда таныштырам.Сездән алган рассада яхшы үсте, уңыш бирде, дигән сүзләр мине куандыра”, - ди бакчачы.
Хәзерге вакытта аның участогында бәрәңге, помидор, кәбестә, кукуруз, фасоль, көнбагыш, карбыз, кавын үсеп утыра. Чәчәкләргә аерым урын бирелгән - рудбекия, гайлардия, төрле колеус, петуния, георгиннарның чәчәк аткан чагы. Шунсы игътибарга лаек, Илнара үз участогында да, теплицасында да агу, төрле ашламалар кулланмый. Бәрәңгенең кортын да гаиләсе белән җыя икән. Ашламаларны үзе ясый ул, чүпрә белән шикәрне томалап тотып сибәргә, йә кычыткан суын кулланырга була икән. Моннан тыш, бакчачы һәрвакыт төрле тәҗрибәләр ясап карый, чит илләрдә үскән яшелчәләрне утырта, мисал өчен, без сирәк ишеткән лук порей, крымский лук, сельдерей, мангольд та утыртып караган. Барысы да уңыш биргән. Өстәвенә анда 4 төрле бөтнек кенә үсә, лимон, ананас тәмнәре килеп торганнары да бар. Размарин, шалфей үстереп ризыкка сала.

Барлык үстергәннәре белән Илнара чын күңеленнән якыннары, күршеләре белән дә бүлешә. Хәзер инде күршеләремнең дә участокларында буш урын калмады, дип елмая.
Иртәдән-кичкә кадәр бакчачы участогында, теплицасында эшли. Түтәлләрендә бер генә чүп тә очратмассың. Өендә дә күпсанлы гөлләр үстерә. Буш вакытларында табигатькә чыгарга, гөмбә җыярга ярата.

Кайчандыр хисапчы эшен ташлап, бакчачыга әйләнгәненә Илнара бер дә үкенми. Минем эшем миңа рәхәтлек, тынычлык бирә ди ул. Киләчәктә ул йортлары территориясен тәртипкә китерергә һәм үсемлекләрне тагын да төптән өйрәнергә тели. Чөнки бу - мавыктыргыч һәм җанга рәхәтлек бирә торган бер дөнья, ди бакчачы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев