Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Илкүләм проект өстәмә белемле булырга ярдәм итә

Зәйдә «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә булышлык» федераль проекты кысаларында өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлегеннән күпләр файдаланды.

Төп максат — аерым категория гражданнарны хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтлерәк һәм һөнәри яктан мобильрәк итү булып тора. 2024 ел дәвамында Зәй районында яшәүче 30 кеше бушлай уку программасында катнашкан. 

Уку процессы мөрәҗәгать итүчегә уңайлы итеп, аның теләгенә карап оештырыла. Укулар көндез дә, дистанцион форматта да үткәрелә. Белем бирү программалары исә җирле хезмәт базары ихтыяҗларын исәпкә алып төзелә.

Зәй халкының популяр программалары исемлегенә бухгалтерлык хисабы программалары, социаль эш буенча белгеч, маркетплейслар белән эшләү буенча менеджер, веб-дизайнер, психолог һәм башкалар керә.

Зәйлеләр үз белгечлекләре буенча эшләүне дәвам итү өчен генә түгел, үз эшләрен оештыру өчен дә яңа компетенцияләр алалар. 

Мәсәлән, шәһәрдәшебез Людмила Яковлева сентябрь башында «Косметолог-эстетист» программасы буенча укырга гариза биргән булган. Хәзер исә ул үзе теләгән юнәлештә дипломлы белгеч. 

2025 елда исә мондый укулар «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак.

Фото район хакимиятеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев