Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ильясовлар бакчасын төнбоеклар бизи

Матурлык, гүзәллек яраткан кешенең бакчасы, ихатасы әллә кайдан күренеп тора.

Ә инде хуҗаларга бу хистән тыш сәләт тә бирелгән булса, юкны бар итеп, алар әлеге матурлыкны тагын да арттыра. Бигеш авылында да бакчасын гөл-чәчәкләргә күмеп, ясалма күлләр ясап, аны бизәп матурлык тудыручылар шактый.

Резеда Ильясова бакчасында тудырган әкияти матурлыкка сокланып туя алмыйсың. Тырышлыкны, зәвыкны, фантазияне эшкә җигеп булдырылган мондый гүзәллек күзне иркәли, күңелне тынычландыра, җанга рәхәтлек, ял бирә.

«Резеда ел саен нидер өсти, яңарта, мондагы матурлыкны үзең килеп күрергә кирәк. Бакчасында булдырган күлендә төнбоекларга кадәр үсеп утыра», — ди Бигеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.

Моңарчы төнбоекларны елга-күл кебек сулыкларда гына үсә дип уйлый идек. Хәзер уңган кешеләр аны гап-гади бакчада үзләре ясаган сулыкта үстереп ята.

Ильясовларның бакчасында һәр нәрсә, чәчәк булсынмы ул, яшелчәме яисә җиләк-җимешме, үз урынын тапкан, зәвык белән утыртылган һәм бизәлгән. Бакчаларындагы чисталыкка, пөхтәлеккә, һәр нәрсәнең үз урынында булуына сокланырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев