Илһамия Гарифуллина: «Зәй офыклары»н яратып укыйбыз
«Зәй офыклары» газетасында басылып чыккан һәр мәкаләне югарыпәнәчелеләр бик яратып укый. Газета оештырган конкурсларда катнашып, матур мәкаләләре белән авылдашларны сөендереп торалар. Газетада оештырылган акцияләрдә дә бик теләп катнаша алар. Мәдәният йорты хезмәте дә күз алдында, һәр оештырылган чара газета битләрендә урын ала. Зәй районы буенча үз урыны булган бердәм пәнәчелеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.
Бай эчтәлекле газета төрле юнәлешне үз эченә ала. Авыл хуҗалыгы, мәгариф-мәдәният, спорт, авыл кешеләре, бакчачыга киңәшләр, кызыклы конкурслар, шәхесләр турында мәкаләләр, әдәби әсәрләрдән өзекләр, башваткычлар — болар барысы да халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, кызыксынып укыр өчен зур байлык.
Газета хезмәтчәннәренә җаваплы һәм тынгысыз эшләрендә иҗади уңышлар, сөенечләр, ныклы саулык телибез. Гел шулай безне һәм авылдашларны сөендереп, озак еллар эшләсеннәр.
Илһамия Гарифуллина, Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев