Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Илһам Шакировның туган көненә багышланган концерт

Татар моңсыз яши аламыни — Татар күңеленә моң кирәк...

15 февраль көнне 18:30 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге Татарт дәүләт филармониясендә легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланган зур концерт була. Әлеге концертларны Татар филармониясе 2002 елдан башлап ел саен уздыра.

Илһам Шакиров иҗаты безнең татар сәнгатендә, гомумән татар дөньясында, аерым бер урын алып тора. Аның иҗаты — үзе бер чор. Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын казып чыгарып, яңадан халкына кайтарып бирде. «Кара урман», «Син сазыңны уйнадың», «Әллүки»,
«Туган тел», «Сәрбиназ», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек» кебек элекке матур көйләр халык арасына таралып китәләр.

Бөек җырчы Илһам Шакировның туган көненә багышланган концертта катнашалар: Салават Фәтхетдинов, Фердинант Сәлахов, Әсхәт Хисмәтов, Рәсим Низамов, Филүс Каһиров, Асылъяр, Илгиз Мөхетдинов, Алинә Даутова, Алмас Хөсәенов, Зәринә Хәсәншина, Игорь Дмитриев, Азат Кәримов, Алинә Кәримова, Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова, Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Чулпан Йосыпова, Татьяна Ефремова.

Программада: Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар, татар халык җырлары, татар композиторлары әсәрләре.

Халкыбыз бөек улын хәтеренннән җуймас. Илһам җыры, ул — мәңгелек! Легендар җырчы хөрмәтенә багышланган традицион концертка рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев