Ил иминлеген саклаучылар балалары ялын оештыруга аерым игътибар бирелә
Зәй районында балалар ялын имин, сыйфатлы, файдалы итеп оештыруга җитди игътибар бирелә.
Бүгенге көндә инде һәр төрле ял һәм хезмәт лагерьларенда эш кайный. Шулай ук лагерьларга махсус хәрби операциядә ил иминлеген саклаучылар балаларын беренче чиратта урнаштыру көн үзәгендә булды. Бу турыда тулырак мәгълүматны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова бирә:
- Бүгенге көндә Зәй районы территориясендә өч шәһәр яны лагеры эшли. “Ялта-Зәй” лагеры беренче сменага 266 баланы кабул итте, шуларның 3се махсус хәрби операциядә катнашучылар балалары. “Йолдызлык” муниципаль лагеренда беренче сменага 125 бала килде, шуларның 15е хәрбиләр гаиләләреннән. “Факел”да исә хәзер 109 бала ял итә, араларыннан икесенең әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы. Ә мәктәп яны лагерьлары быел 850 укучыны колачлый, шулардан 60ы махсус хәрби операциядә катнашучылар балалары. Авыл мәктәпләрендә исә ял һәм хезмәт лагерьларе эшли. Аларга йөрүче 500 баланың 41е хәрбиләр гаиләләреннән. Без балаларны лагерьларга урнаштыру чорында барлык махсус хәрби операциядә катнашучылар сорауларын канәгатьләндерүне максат итеп куйдык, бер генә гариза да игътибарсыз калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев