Икътисадның кадрлар бурычларын хәл итү турында
«Милли приоритетлар» АНО икътисадның кадрлар бурычларын хәл итү турында җыелма эксперт доклады тәкъдим итте.
Җыелма материал 2024 елда уздырылган илкүләм проектлар тематикасы буенча эксперт сессияләре йомгаклары буенча әзерләнгән.
2030 елга Россия икътисадының кадрларга ихтыяҗы 73,6 млн кешегә кадәр артачак. 2024 елда хезмәткә сәләтле халыкның кимүе һәм рекордлы түбән эшсезлек фонында (2,3 процентка) булган барлык хезмәт ресурсларыннан максималь нәтиҗәле файдаланырга кирәк.
Кадрларны җәлеп итү, әзерләү һәм тотып калу принциплары үзгәрә: эш бирүченең кадрлар әзерләүгә җәлеп ителүе, иртә һөнәри юнәлеш алу, әзерләү һәм эшләү этаплары арасында күчүләр, даими укыту һәм квалификация күтәрү, шулай ук эш бирүченең үз хезмәткәрләренең тормыш кыйммәтләренә һәм сорауларына игътибары.
Агымдагы елда «АПКда кадрлар» яңа федераль проекты («Азык-төлек иминле-ген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының бер өлеше) старт алды, аның төп бурычы — агросәнәгать комплексының кадрлар тотрыклылыгын булдыру өчен тармакны квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү.
Яшь кадрларны республиканың агросәнәгать комплексына җәлеп итү һәм анда калдыру максатларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгында эшләүче яшь белгечләргә түләүләрне арттыру турындагы инициативасын хуплады. Татарстанда алар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү 2,5 тапкырга арта һәм 750 мең сум тәшкил итә. Бер мәртәбә түләүдән тыш, авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча белем алучы студентлар өчен айлык стипендияләр дә арттырылды. Югары уку йортлары студентлары 2000 урынына 5000 сум алачак, ә урта махсус уку йортлары студентлары 1000 урынына 3000 сум алачак.
Һөнәри белем алу елында авыл хуҗалыгы оешмаларына яисә кулланучылар кооперациясе оешмаларына эшкә урнашкан 35 яшькә кадәрге гражданнар бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәменә дәгъва итә алачак. Моннан тыш, кандидатларның салым бурычлары булырга, аларга карата банкротлык процедурасы кертелергә тиеш түгел. Бер тапкыр бирелә торган түләү алган хезмәткәрләр кимендә өч ел агросәнәгать комплексында эшләргә тиеш булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев