Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ике улын хәрби операциядән көтүче Рәмзия апа: “Барысы да исән-сау кайтсыннар иде дип телим”

Югары Пәнәче авылыннан Рәмзия Исмәгыйлованың бүгенге көндә ике улы да махсус хәрби операциядә катнашып, Ватаныбыз иминлеген саклый.

Рәмзия апа һәркөн бер теләктә: газизләрем геннә исән-сау булсын! Ятса да, торса да уйда – йөрәк парәләре. Тамаклары  тукмы, өс-башлары бөтенме,  ял итәргә җайлары бармы...

Көчле ханым ул Рәмзия апа. Әллә нинди сыкраулары, борчулары булса да, сиздерми. Хуҗалыгын да алып бара, бакчасында бер чүп күрмәссең, әллә нинди төрдә матур чәчәкләр үстерә. Өе дә, ихатасы да ялт иткән. Эшләп яшәргә өйрәнгән ханым сагыш-сагынуларын  да эш белән баса. Улларын сагынганда җыр суза.

Исмәгыйлевлар гаиләсендә ике ул үскән. Аралары ике яшь аермасы гына.

-Улларымның махсус хәрби операциягә контракт төзеп китүләренә ике еллап була инде. Башта Әнәс китте, аннан соң Фәнис: “Әни, мин дә барам!” – диде. Бу аларның ныклы карары иде. Каршы килмәдем. Аллага шөкер, исән-саулар! Вакытлары, җайлары булганда, шалтыратып торалар. Бик көтәм алардан хәбәрләр.  Әтием дә Бөек Ватан сугышында катнашкан. Аягын өздереп кайтты сугыштан. Гомере буе аягында снаряд кыйпылчыгы белән яшәде. Әни белән икесе дә бик тырышлар иде, - ди Рәмзия апа.

Әнәс - ике мәртәбә, ә Фәнис бер мәртәбә туган якта ялда булган. Абыйлы-энеле төрле урыннарда хезмәт итәләр. Командованиедә яхшы исәптә торалар, төрле бүләкләргә ия булганнар. Кечесенең күптәннән хәбәре юк икән, әнисен, кайгырма, әлегә элемтәгә чыгарга җай юк, дип кисәтеп куйган. Әнәсе без барган көнне шалтыраткан иде. “Безнең белән барысы да тәртиптә, ял итәбез дә тагын китәбез”, -  дигән.

 

-Барысы да исән-сау кайтсыннар иде. Шушы теләктә мин һәркөн.  Әни, әни, дип кенә тора улларым. Аларның батырлыкларына горурланам, исән кайтачакларына ышанам.  Посылкалар да җибәрә алмыйм, кайда хезмәт иткәннәрен белмим. Кирәк әйберне үзләре алалар,  -ди әни кеше.

Рәмзия апага хуҗалык эшләрендә мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, фельдшер, күршеләре ярдәм итәләр. Бакча эшендә дә булышалар, утынын да өеп куялар. “Ярый әле алар бар”,  - дип куана Рәмзия апа.

Исмәгыйлевлар 40 еллап Чаллыда яшәп, моннан 10 ел элек туган авыллары Югары Пәнәчегә яшәргә кайтканнар.

Рәмзия апа аш-суга бик оста. Уллары ялга кайтыр алдыннан ул күп итеп ит алып, аларга пилмән-өчпочмагын әзерли. Әниләре пешергән гөбәдияне уллары бик ярата икән.

-Рәмзия апа бик тәмле итеп аш-су әзерли. Авылга нинди кунак килсә дә, ул тәмле ризыкларын пешереп сыйлый. Бер дә каршы килми. Мәдәният йортында, китапханәдә уза торган чараларда бик актив катнаша, - ди авыл китапханәчесе Гөлгенә Гәрәева.

Зал стенасында Рәмзия апаның ике улы белән төшкән зур  фоторәсем  тора. Әни кешенең күзләре гел әлеге фотода. Аңа карап, ул уллары белән сөйләшә, аларга теләкләрен тели.

Әни кешенең тормышы бүген илдәге һәм дөньядагы сәяси вазгыять белән тыгыз бәйләнгән. Әгәр элек ул телевизорны җырлы тапшырулар, фильмнарны карау өчен генә кабызган булса, хәзер һәр яңалыкны игътибар белән тыңлый. Әлбәттә, хәбәрләр арасыннан иң мөһимен – җиңү һәм хәрби бәрелешләр тәмамланган дигән сүзләрне көтә.

 

Татарстанда контракт төзүчеләргә түләүләр 2 миллион сумга кадәр артты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев