Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ике машина Зәйгә бирелде

Кичә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә авыл хуҗалыгы оешмаларына 105 автомобиль ачкычын тапшырды, аларның икесе Зәй районына бирелде.

Кичә ачылган агросәнәгать күргәзмәсенә Зәй районыннан район башлыгы Петр Уразайкин җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы тармагы белгечләреннән торган зур делегация катнашты. 

Анда тантаналы төстә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бирелгән 43 Lada Niva Travel автомобиленең берсе Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсенә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә тәгаенланган 40 Lada Vesta ның берсе безнең район ветеринария бүлегенә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев