Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ике бәйрәм бергә

Зәй район электр челтәре оешмасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре белән беррәттән, предприятие оешуга 55 ел тулуны да билгеләп үтәләр.

Район электр челтәре 1968 елда оешып, Зәй халкына хезмәт күрсәтә башлый, аның ачылышы шушы елның 23 декабрендә «Татэлектросеть» оешмасы составына кергән көннән исәпләнә.

Ул вакытта шәһәр һәм район авылларына 32 хезмәткәр хезмәт күрсәтә, барлыгы 125 подстанция була. Хәзер исә, әлбәттә, электр линияләре озынлыгы да бермә-бер артты, подстанцияләр саны да — 450 чамасы. 78 кешелек коллектив белән соңгы дүрт ел дәвамында Олег Лукин җитәкчелек итә (ул электр челтәре оешмасында 2013 елдан эшли). Оешма елдан-ел заманча эш алымнарын үзләштереп эшләү буенча ил күләмендә билгеле. Зәебездә «Челтәр компаниясе» АҖ, политехник колледж, көчәнеш астында эшләү үзәге белән берлектә Россиядә генә түгел, якын чит илләрдә булмаган электр көчәнеше астында эшләү буенча белгечләр әзерләнә. 2021 елда район электр челтәре заманча төзелгән яңа бинада эшли башлады, әлеге оешма офисы шәһәребезгә үзгә, күркәм төс биреп тора. Иң мөһиме — алар яшь белгечләрне җәлеп итүгә зур игътибар биреп эшлиләр.

— Замана таләпләре бездән алга карап эшләүне сорый. Соңгы өч ел дәвамында без «Челтәр компаниясе» АҖ, Зәй политехник колледжы, көчәнеш астында эшләү үзәге белән берлектә «Наставничество» дигән өчьяклы килешү төзеп, яшьләрне теоретик белем алу белән беррәттән, үзебезнең оешма объектларында да эшләтеп сыныйбыз. Җәйге чорда политехник колледж студентлары безгә түләүле практикага киләләр. Соңыннан инде, укуларын тәмамлагач, без аларның иң булганнарын үзебезгә эшкә алабыз, алар читтән торып югары белем дә үзләштерә, эшлиләр дә. Шундый һәр эштә үзләрен алдынгылар итеп күрсәтеп өлгергән егетләребез Владислав Герус, Максим Стогов, Павел Носыревларны атар идем. Алар — район электр челтәре оешмасының ныклы киләчәге, дияргә тулы нигез бар.

Боларга өстәп, «Сак җитештерү» («Бережное производство») халыкара стандартларга җавап бирүче программа буенча да нәтиҗәле эшлибез. Безнең һәр эш көне офисыбызда урнаштырылган махсус стендта сак җитештерү үзенчәлекләрен планлаштырудан башлана. Шунысы да бик мөһим — хезмәткәрләребез һәр җирдә чисталык, тәртипкә җитди игътибар бирә, шул тәртипне һәркем саклый, ягъни эш урынын чиста тота. Чөнки без беләбез —тәртип булган җирдә генә уңышка нигез бар. Форсаттан файдаланып, энергетика тармагында хезмәт куючы зәйлеләрне, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек телим, — ди оешма җитәкчесе Олег Анатольевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев